header

Четверг, Сентябрь 21, 2017
 
Рейтинг:   / 5
ПлохоОтлично 

Белем һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә технология кабинетын җиһазлауның тоткан роле.

Мәктәпләрдә технология һәм хезмәт тәрбиясен бәяләмәү хәзерге заман яшьләрендә техник иҗат һәм материаль җитештерү сферасында хезмәткә хөрмәт һәм кызыксыну формалашмауга китерә. Белем сыйфаты тәрбия потенциалы белән аерылгысыз бәйләнештә. Мәктәп ул укучыны вакыт таләпләренә җавап бирердәй белем нигезләре белән генә түгел, ә бәлки киләчәктә баланың югары белем һәм үзе яраткан, үзе булдыра ала торган һөнәр алу өчен дә хәзерләргә тиеш.

Хезмәт кешесе тәрбияләү теләсә нинди социаль-экономик шартларда да фундаменталь бурыч булып калачак. Шунысы да бар,  хәзерге  җәмгыятьтә коллектив өчен хезмәт кую шәхси уңышка ориентлашу белән алышынып бара. Хәтта мәктәп эшчәнлеген регламентлаштыручы документларда да “хезмәт”, “хезмәт тәрбиясе” дигән төшенчәләр төшеп кала.

Ничек кенә булмасын технология дәресләрендә укучылар тукыма, азык продуктларын эшкәртеп, кеше өчен кирәкле һәм файдалы эйберләр, ризыклар әзерләү күнекмәләрен үзләштереп хезмәт тәрбиясе алалар. Һәм шуңа өстәп туплаган белем , тәҗрибәләргә таянып заманча җитештерү өлкәсе һәм аның состав өлешләре, базар икътисады шартларында хуҗалык алып баруның мөһим ысулы булган предпринимательлек нигезләре, һөнәри белем алу юллары өйрәтелә. Укучылар теоретик белем алу белән бергә гамәли эшчәнлек башкаралар.

Укыту-тәрбия процессында хезмәт тәрбиясе бирүнең ролен күтәрүдә дәресләр үткәрү, гамәли эшчәнлек алып бару өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Кабинетларны оештыру санитар таләпләрнең үтәлүенә генә кайтып калырга тиеш түгел. Кабинетта дәрес үткәрү өчен кирәкле барлык җиһазлар булу һәм аларның эмоциональ атмосфера тудыруы да мөһим роль уйный. Дөрес итеп җиһазланган технология кабинетында уку һәм укыту – белем һәм хезмәт тәрбиясе бирү  процессын гарантияли. Кабинетны фәнни һәм эстетик зәвык белән бизәү укучыларның  теоретик материалны үзләштерүен эффектлы итә. Дәресләрне заманча укыту өчен дәреслекләр , методик кулланмалар гына җитми. Технология дәресләренең төп асылы укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ә хезмәт күрсәтү өчен укучыларның теоретик белемнәрен гамәли эшчәнлектә мөстәкыйль куллана белүләре мөһим. Мәгариф һәм фән министрлыгының “Об утверждении федеральных требований к образовательнымучреждениям в части минимальной оснащенности учебного процесса и оборудования учебных помещений” 04.10.2010 ел № 986 приказына нигезләнеп катнаш кабинет җиһазладым.

 Кабинет тукыма белән эш һәм кулинария бүлегеннән гыйбәрәт. Һәр бүлек өчен почмаклар булдырдым.

1.     Кулинария почмагында юынгыч, элекр плитәсе, өстәл, шкаф, маркировкаланган турагыч такталар, кухня өчен кирәкле савыт-саба,

эш киемнәре һ.б.

2.     Тукыма белән эшләү почмагы: тегү машиналары , кисү өстәле, коллекцияләр, тегү машинасы механизмнары модельләре, почмак һәм линейкалар, манекен, кайчылар, өлгеләр, шаблоннар һ.б.

3.     Дымлы җылылык белән эшкәртү почмагында  үтүкләү өстәле ,пар белән эшли торган үтүк .

4.     Чигү өчен тулы комплектлы эш тартмасы, чигү элементларын зурайтып эшләп күрсәтү өчен станок, җепләр, үрнәк эшләр һ.б.

5.     Бәйләү бүлегендә ыргаклы энә һәм бәйләү энәләреннән комплект тупланган.

6.     Туку станогы, үрнәк эшләр.

7.     Стендларукучылар күреп укырлык, дәресләрдә кулланырлык  итеп һәр почмак өчен аерым төзелгән. 

Тукыма белән эш бүлегендә:

- Величины размерных признаков девочек старшего школьного возраста

- Размерные признаки фигуры девочки

- Техническое моделирование

- Построение чертежей воротников

- Дымлы җылылык белән эш

- Тегү машиасы белән эш

- Кайчы белән эш

- Энә һәм булавкалар белән эш

Кулинария бүлегендә:

- Татар халык ашлары

- Кайнар сыеклык белән эш иткәндә

- Электр плитәләре белән эш иткәндә

- Пычак һәм башка җайланмалар белән эш иткәндә

- Санитария – гигиена таләпләре

“Чигүче почмагы”, “Бәйләү үрнәкләре”, “Күңел бизәкләре” дип исемләнгән укучыларның үрнәк эшләреннән күргәзмә

 

Кабинетта куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре (стенд)

 

Аш-су (17) һәм тегү дәресләре (54) өчен таблицалар тартмаларга номерлап тезелгән , исемлеге бирелгән.

 

Методик кулланмаларөчен шкафларның куллану эчтәлеге:

1.     Үрнәк эшләр

2.     Методик әдәбият. Кул эшләре.

3.     Методик әдәбият. Аш-су бүлеге.

4.     Папкалар (42)

5.     Дәреслекләр.

6.     Аптечка (беренче ярдәм күрсәтү турында инструкция, ФАП адресы)

7.     Огнетушитель

8.     Инструкция журналы

9.     Компакт-дисклар.

Кабинетта мебель ГОСТ 22046-89, ГОСТ 20064-86 стандарт таләпләренә туры килә.

(Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән материаллар, инструментлар, җиһазлар тупланмасы турында  www.ed.gov.ruсайтыннан табарга мөмкин.)

Кабинетта төсләр яраклашуына да игътибар итәргә кирәк, чөнки төсләр күрү-нерв аппаратына төрлечә тәэсир итә. Шуңа күрә буяу эшләре вакытында ,стендлар ясаганда яшькелт- сары төсләргә өстенлек бирәм. Кабинетта матур гөлләр үстерү дә укучыларга уңай йогынты ясый.

5-6 еллап инде кабинетта чыгарылыш класс укучыларының истәлеккә кул эшләре калдыруы традициягә керде. Бу гамәл беренче мәртәбә технология кабинетына керүче кечкенәләр өчен мавыктыргыч булса, чыгарылыш укучылары өчен горурлык хисе тәрбияли.

Технология кабинетларын дөрес һәм уңайлы, матур һәм зәвыклы итеп җиһазлау кабинет җитәкчеләренең осталыгыннан, иҗади эшләүләреннән тора. Әгәр дә минем кабинетымнан укучылар, укытучылар өзелми икән, укулар беткәч чыгарылыш укучылары иң беренче булып минем яныма килеп кабинеттагы яңалыклар белән кызыксыналар икән, бу инде тырышлык юкка булмаган дигән сүз.

 

У вас нет прав для создания комментариев.