header

Четверг, Сентябрь 21, 2017
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 
 

8 класста технологиядән  дәрес эшкәртмәсе.

 Технологик процессларны үзләштерү нигезе буларак, проектлар методы аша укучыларның активлыгын, иҗади фикерләвен үстерү.

ДӘРЕС  ПЛАН-КОНСПЕКТЫ                                    

УкытучыТөхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы

Предмет  - технология .  3 нче бүлек. Дәрес №4

Дәрес темасы: Иҗади проект. “Электр куркынычсызлыгы буенча плакат эшләү”

Дәреснең максаты:

- көнкүреш электр приборларын куллану һәм кеше организмына электр тогының тәэсире турында аңлату;

- электр тогы белән зарарлану сәбәпләрен ачыклау; электр тогы белән зарарланучыга беренче ярдәм күрсәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

- төркемнәрдә эшләгәндә үзара  хезмәттәшлек, дуслык  хисләре тәрбияләү ;

Материал: методик ярдәмлек, электрон дәреслек, автореферат , презентация, видео-материал.

Җиһазлау: проектор, эш тартмасы, плакатлар, брошюралар, эш дәфтәрләре, дәрес алгоритмы.

Дәрес тибы:  катнаш

Предметара бәйләнешләр: технология ,физика,сәнгать.

Төркемнәрне оештыру: группада эшләү сәләтен формалаштыру,  үзара  яхшы мөгамәлә булдыру .

Планлаштырылган нәтиҗә: проект эшчәнлеге этапларын ныгыту, төрле чыганаклардан мәгълүматлар туплау һәм күләмле материалдан мөһим, иң кирәклесен аерып ала белүләренә ирешү. 

Эшчәнлек максаты:  иҗади проект эшчәнлеге аша теманың эчтәлеген ачып бирерлек  “Электр куркынычсызлыгы”  һәм  “Электр белән зарарланганда беренче ярдәм” турында плакат ясау.

Белем бирү максаты: көнкүреш электр приборлары белән эшләгәндә КТК е белән таныштыру, электр тогы белән җәрәхәтләнгәндә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү, проект эшчәнлеге эзлеклелеген кабатлау .

Тәрбия бирү максаты:  укучыларда үзара хезмәттәшлек, сәламәтлекне саклау, мөстәкыйльлек сыйфатларын үстерү, эстетик зәвык тәрбияләү, электротехник эшләр  һәм электрон технологияләр белән бәйле һөнәр ияләренә хөрмәт хисләре уяту.

У вас нет прав для создания комментариев.