header

Четверг, Сентябрь 21, 2017
 
Рейтинг:   / 9
ПлохоОтлично 
 

                                Әтнә муниципаль районы

                                       Күәм урта мәктәбе

 

               7 сыйныфта технология фәненнән

               КВН-дәрес эшкәртмәсе

               Тема: “Бүлмә гөлләре үстерү”

 

                                        Күәм урта мәктәбенең технология укытучысы

                                        Төхфәтуллина Фәрдия Римхәт кызы

 

 

 

 

 

Гөлләр турында күп белү, аларны үстерергә өйрәнү аеруча кыз балалар өчен кирәк.

1 дәрес. “Өйдә гөлләр үстерү”. Укучыларны бүлмә гөлләренең төрләре, гөлләрнең кеше тормышында әһәмияте белән таныштыру.

2 дәрес. “Гөлләрнең биологик үзлекләре”. Гөлләрне матур итеп үстерү өчен нәрсәләр белергә кирәклеген аңлату.

3 дәрес. “Бүлмә гөлләрен үрчетү”. Гамәли дәрес. Укучылар бүлмә гөлләрен утырту белән шөгыльләнәләр.

4 дәрес. “Бүлмә гөлләре үстерү”

Гөлләр турында алган белемнәрне ныгыту максатыннан үткәрелгән КВН-дәрес эшкәртмәсе.

 

 

ӘЗЕРЛЕК ЭТАБЫ.

Укучыларга гөлләр турында өйрәнә башлаганда ук биремнәр бирелеп барыла. Мәсәлән : гөлләр турында матбугат битләрендә чыккан материалларны, җырлар, шигырьләр һ.б.ны  җыярга; командаларга исем, девиз, җыр уйларга; эмблемалар ясарга; гөлләр сайларга.

                      КВН- дәрес планы .

 

Тема. Бүлмә гөлләре үстерү.

 

Максат. Укучыларның бүлмә гөлләре турында белемнәрен ныгыту.

                Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү.

                Гамәли эш аша  бүлмә гөлләре мисалында матурлыкны  күрергә ,    

                тоярга өйрәтү.

Җиһазлау. Бүлмә гөлләре, таблицалар, сурәтләр, күрсәтмә карталар, белемнәрне тикшерү өчен сораулар, гамәли эш өчен инструмент һәм  материаллар, проектр.

Девиз: “Тиз уйларга, кыю һәм актив булырга!”     

                                  Дәрес барышы.

  1.      Сыйныф икегә бүленә. Командалар бер-берсен котлыйлар. (Исем, девиз, җыр алдан сайлана. Өстәлләргә эблема, команда исеменә туры килә торган гөл куела.)
  2. 2.     Өй эшләрен тикшерү.

Һәр командага:

-         бер гөл турында сөйләргә;

-         “Гөлләрне бүлмәдә урнаштыру” дигән рәсемне күрсәтү;

-         гөлләр турында  кызыклы язмалар табып сөйләү;

-         гөлләр турында җыйган материалларны матур итеп эшкәртеп тапшыру (конверт яки китапчык итеп ясап тапшырырга мөмкин).

  1. 3.     Командаларга сораулар.
  2. 4.     Игътибарлылыкны тикшерү өчен бирем.
  3. 5.     Компьютер тесты.
    1.      Эре, киң яфраклы гөлләргә су күбрәк кирәк.
    2.      Тамырларга һава җитми, гөл чери башлый.
    3.      Чүлмәк кырыендагы тамырларга су җитми, гөл корый башлый.
    4.      Яфраклары саргая,алар аксыл , озын сабаклы була.
    5.      Яфрак авызчыклары аша һава яхшырак йөрсен өчен.
    6. 6.     Музыкаль  пауза.
    7. 7.     Гамәли эш.

Без гөлләрне ни өчен үстерәбез ? (тормышка ямь өсти, эстетик ләззәт бирә, эч пошуны, күңел төшенкелеген бетерә, һаваны чистарта, дәвалау үзлеге бар.)

Нинди гөлләр ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау үзлегенә ия? (бриофиллюм, алой.)

Нинди гөл яфрагыннан җепселләр алына? (сансевиерия)

Нинди гөл йокысызлыктан коткара?(яран гөле)

Нинди гөл бүлмәдәге агулы матдәләрне йота?(хлорофитум)

Нинди гөл кайбер кешеләргә аллергия бирә?(примула)

Нинди гөл пешкәндә һәм өшегәндә дәвалау өчен кулланыла?(бриофиллюм, алой)

Проектр аша гөл рәсемнәре күрсәтелә.

Укучылар кайсысының бүлмә гөле булуын ачыклыйлар.

1 команда.                                                 2 команда.

Сансевиерия                                              Нәүрүз гөле

Дәлия                                                         Эшшольция

Хлорофитум                                              Бриофиллюм

Примула                                                    Алой

Цинния                                                      Кашкарый

Фикус                                                        Традесканция

Бегония                                                      Үрмәле гөл

Колеус                                                        Яран

1 . Азот җитмәгәндә гөлдә нинди билгеләр күзәтелә?

2.  Су еш яки аз сибелсә гөлдә нинди билгеләр күзәтелә?

3.  Нинди гөлләргә су күбрәк кирәк?

4.  Су еш яки күп сибелсә гөлдә нинди билгеләр күзәтелә?

5.  Гөлләрнең яфракларын ни өчен еш юарга кирәк?

Җаваплар.

Гөлләр, чәчәк исемнәре кергән җырларны, шигырьләрне кайсы команда күбрәк белә? (бер команда җырлаганны яки сөйләгәнне икенче команда кабатламый)

1 нче бирем.

1 команда хлорофитум гөле утырта.

2 команда бриофиллюм гөле утырта.

2 нче бирем.

“Кыен хәлдән чыгу”

Укытучы:

-          Укучылар, якын дустыгыз сезгә үзегез яраткан бегония яки сансевиерия гөленең 1 яфрагын бирде.Сезнең шул гөлне үрчетәсегез килә. Моның өчен ни эшләргә? Хәзер күрсәтмә карта буенча эшләгез. Җавап табып , кыен хәлдән чыгарсыз дип ышанам.

           1 команда өчен күрсәтмә карта.

      Бегонияне  яфрак җәймәсеннән киселгән квадратлар  ярдәмендә үрчетү.

  1.     Яфракны бөтен килеш кисеп алырга. Аскы ягын өскә  каратып пыялага салырга.
  2.     Лезвие  яки линейка ярдәмендә яфракны 2 см лы квадратлар итеп кисәргә.
  3.     Яфрак кисемнәрен аскы ягы белән туфракка каратып җәяргә.
  4.     Өстен пыяла яки полиэтилен белән каплап савытны җылы урынга куярга.
  5.     Гөл яфрагын кисеп алырга һәм пыяла өстенә салырга.
  6.     Яфракны 2,5 – 3 см киңлектә перпендикуляр итеп кисәргә.
  7.     Кисемнәрне көл белән эшкәртергә.
  8.     Кисемнәрне ясалган буразналарга вертикаль итеп утыртырга.Туфракны як-яктан тыгызларга.
  9.     Су сибәргә, полиэтилен каплап, җылы урынга куярга.
    1. 8.     Дәресне йомгаклау.

2 команда өчен күрсәтмә карта.

3 нче бирем.

Бүлмә гөлләрен тану.

Һәр команда 5-6 гөлнең исемен әйтергә тиеш.

Укучыларның хезмәтен бәяләү.

-         Укучылар , сез бүлмә гөлләре үстерү технологиясе дәрсләрен бик тырышып үзләштердегез.Бүгенге КВН-дәрескә бик яхшы хәзерләнгәнсез. Рәхмәт  Сезгә, алдагы дәресләрегездә дә уңышлар телим!    

У вас нет прав для создания комментариев.