header

Пятница, Октябрь 20, 2017
 
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Ирина Халикова

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллану – заман таләбе

     Бүгенге көндә педагогик фәндә һәм укыту-тәрбия процессында зур үзгәрешләр бара. Белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгълүмат белән эш итү сәләте үстерелә, шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү- дәресләрнең төп максаты булып тора. Ә татар теле укытучысы алдында татар телен камил белгән, татар халкының милли традицияләрен таныган, хөрмәт иткән, аны үстерүгә әзер булган балалар тәрбияләү бурычы өстәлә. Әлеге максатка ирешүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча укыту технологияләрен файдалану тора. Алар арасында елдан-ел уңышлырак кулланылганы, һичшиксез, мәгълүмати технологияләр булыр.

       Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле яклары күп. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү аң үсешенә уңай тәэсир итеп, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдырып, укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү аркасында, дәресләрнең эчтәлеге байый һәм кызыклырак була. Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлекләр арта, чөнки материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга була. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен компьютер технологияләре уңайлы.

        Укыту прцессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә укытытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя. Татар телен инновацион технологияләр белән укыту-уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

         Соңгы елларда Республика Мәгариф һәм фән министлыгы заказы буенча эшләнгән интерактив кулланмалар укытучыларыбызның алыштыргысыз ярдәмчеләренә әверелде. Мәсәлән, Г.Тукай, Р.Фәхретдин, М.Җәлил, Г.Исхакый, Ф.Яруллин иҗатларына багышланган мультимедияле программалар, “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты”, “Таtar telle zaman” исемле электрон дәреслекләр, күпсанлы DVD һәм CD дисклар дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда уңышлы кулланыла. Мультимедияле кулланманы укытучыларыбыз үзләре дә әзерли, бу эшкә сәләтле укучылар да җәлеп ителә. Бигрәк тә 10-11нче сыйныф укучылары бу эшне бик теләп башкара. Укучылар төрле темаларга презентацияләр эшләп, аларны дәрес вакытында һәм дәрестән тыш чараларда актив кулланалар.

      Әйтеп киткәнчә, иң актив кулланыла торган компьютер технологияләре формаларының берсе – мультимедияле рефератлар һәм презентацияләр. Мультимедияле презентацияләрнең максаты- мәгълүматны күрсәтмәле, җиңел үзләштерелә торган формада бирү. Мультимедияле презентацияләрне күрсәткәндә интерактив такта мөһим рольне уйный. Бу такта ярдәмендә дәресне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәреп була. Интерактив такта мультимедияле ресурсларны кулланырга, дәресне төрле өстәмә материаллар белән баетырга мөмкинлек бирә. Мультимедияле презентацияләр кыска гына вакыт эчендә мәгълүматны аудиториягә җиткерергә булыша һәм аларны дәреснең барлык төрләрендә дә кулланырга мөмкин. Информацион технологияләр укыту-тәрбия эшен оештырганда текстлы, тавышлы, график, видео мәгълүматны яңача кулланырга мөмкинлек бирә. Ә бу үзе укучыларда иҗади эшкә кызыксыну уята һәм танып белү активлыгын үстерүгә этәргеч булып тора.

         Татар теле – халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган, хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү – дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы – рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.

         Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның төп бурычларыннан берсе- балаларны, гомумән, татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучыларның тормыш юлын өйрәнү һәм аларның аерым әсәрләрен үзләштерүенә ирешү.

       Минемчә, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иң беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки тел һәм мәдәният бәйләнешләрен күрсәтергә тиешбез. Менә шушы эшләрне без төрле технологияләр ярдәмендә башкарсак, аларны аңлатсак, бигрәк тә , уңышлы булыр иде дип саныйм.

         Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

        “Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр”,- дигән Р.Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р.Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

        Соңгы өч елда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен компьютерлы дәреслек һәм китапларны кулланудан башка күз алдына китереп булмый. Татар теле мөгаллиме бүгенге көндә укучыларда татар теленә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикер тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Шуңа күрә Укытучы укучының тормышта үз урынын табарга яярдәм итүче төп ышанычы булып кала да инде.

Кулланылган әдәбият:

  1. Гыймадиева Н. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан “Яңалиф”нәшрият йорты, 2004 ел.
  2. Мукимова Н. Милли-мәдәни шартларда тел өйрәнү. – “Мәгариф” журналы. – 2010 ел,  №9.
  3. Низамов А.М. Тәрбия нигезләре.- “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел.
  4. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.- ТР “Хәтер” нәшрияты, 2001 ел.
  5. Интернет ресурслары.

У вас нет прав для создания комментариев.