header

Пятница, Октябрь 20, 2017
 
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
 

Татарстан Республикасы  «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең

“2 нче урта гомуми белем  мәктәбе” автономияле гомумбелем бирү учреждениесе

“Татарстан Республикасында, дәүләт теле буларак, татар теле укытуның сыйфатын камилләштерү” темасына чыгыш

Осипова Людмила Ивановна, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

2016 нчы ел

«Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр,

ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр.

Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры

камиллеккә барып туктыйдыр»

Ризаэтдин Фәхретдинов

   Мәшһүр галимебезнең элеге сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Гыйлем юлы, чыннан да, мәшәкатьле һәм авыр. Ахыры камиллеккә барып җитсен өчен никадәр хезмәт куярга кирәклеген исә, хөрмәтле коллегалар, һәрберебез аңлый.

    Укытучыларның август киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов галимнәрне дә, педагогик җәмәгатьчелекне дә һәм ата-аналарны да тирәнтен уйландырырлык фикер әйтте. Соңгы елларда, – диде ул, – татар телен үстерү өчен

без күп көч һәм акча сарыф иттек. Шуңа да карамастан, бу мәсьәләдә һаман бер урында таптанабыз. Илбашының ачынып әйткән бу сүзләрен, әлбәттә, бер генә татар теле укытучысы да ишетми калмагандыр. Шуңа күрә бүгенге көндә татар телен укыту сыйфатын камилләштерүнең нәтиҗәле ысулларын эзләү, табу, аларны  куллану – төп бурычларыбызның берсе.  Укыту эчтәлегенең үзәгендә – шәхес, ягъни – укучы. Тирән белемле, югары әхлаклы, үз-үзен иҗади үстереп, шәхес буларак танытучы укучы тәрбияләү бурычы да, һичшиксез,  актуаль булып кала бирә.

   Татар теленнән ныклы, сыйфатлы белем бирүне, беренче чиратта, дифференциаль бүленешле укыту, яхшы материаль-техник база һәм квалификацияле укытучылар, укытучыларның белем дәрәҗәсе  тәэмин итә. Ә сыйфатлы белем бирү, укыту сыйфатын камилләштерү исә берөзлексез эзләнүләр, алдынгы тәҗрибәгә таянулар, яңа укыту алымнарын куллану нәтиҗәсендә генә барлыкка килә ала.

   Татар теленнән бердәм республика тесты гамәлгә керде, шунлыктан татар телен укыту сыйфатын камилләштерү өчен җаваплылык тагын да артты. 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучысы системалы тирән белем алган очракта гына, шул бердәм республика тестын уңышлы тапшыра алачак. Рус телле балалар өчен бердәм республика тесты укучының мәктәп программасында өйрәнелгән лексика, грамматика, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү бүлекләрендә алган белемнәрен гамәлдә куллана белү дәрәҗәсен тикшерү өчен үткәрелә. Укучы бердәм дәүләт тестын язып, үзенең төп гомуми белем мәктәбендә алган белемнәренең  ни дәрәҗәдә икәнен күрсәтә. Ә белем дәрәҗәсенең югарылыгы  укыту сыйфатын үстерү, камилләштерү нәтиҗәсеннән тора.

   Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү барышында югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бу эшне укытучы еллар дәвамында алып бара. Әмма бердәм республика тестын башкаруның сыйфаты, сыйфаты гына түгел өлгереш тә, гомумән алганда түбән дәрәҗәдә. Димәк, уйланырга урын бар. Күп еллар дәвамында рус телле балаларга татар телен укыту тәҗрибәмә таянып, берничә урында гына тукталып китәм.

   Рус телле балаларга татар теленә өйрәтүнең төп максаты булып укучыларда коммуникатив культуралылык формалаштыру тора. Республикабызның күпчелек татар теле һәм әдәбияты укытучылары коммуникатив үсеш технологиясе буенча эшлиләр.

 «Күпмилләтле социолингвистик тормыш шартларында нинди дә булса тел саклансын һәм аның кулланыш даирәсе тараймасын өчен, бу телне шул телдә аралашучыларның һәркайсы аңлавы мәҗбүри», ди америка галиме Фишман.

   Рус телле балаларның татар сөйләмен нәтиҗәле үзләштерүен тәэмин итә торган технологияләрнең берсе – чит тел укыту методикасында бүген стандарт буларак кабул ителгән коммуникатив технология. Шушы технологияне  галимә  Р.З.Хәйдәрова, рус балаларына татар телен укытуга яраклаштырып, үзе язган дәреслекләре, методик әсбаплар белән эшләргә мөмкинлек тудырды. Аның  хезмәтләрен кулланып эшләү бердәм дәүләт тестының 1 нче, 4 нче бүлек биремнәрен үтәгәндәге кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә, чөнки ситуатив күнегүләрне  автор башлангыч сыйныфта ук тәкъдим итә башлый. Дәресләр челтәре коммуникатив максат тирәсендә берләшә. Һәр яңа лексика дәреснең коммуникатив үзәгеннән, аралашу ситуациясеннән чыгып билгеләнә. Дәрес динамикасында сөйләм эшчәнлеге төрләре (уку, язу , ишетеп аңлау, сөйләшү) дәрес максаты аша үзара бәйләнә, ягъни сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре аша да бер үк сөйләм дозасы өйрәнелә. Бу кабатланыш тудыра. Контроль лексик-грамматик материалны таный белүне генә түгел, ә аларны аралашу ситуацияләрендә укучыларның мөстәкыйль куллана белү дәрәҗәләрен тикшерә. Бу технология нигезендә төзелгән дәреслек лексик-грамматик материалның кабатланышлы булуын тәэмин итә: сыйныфтан сыйныфка кабатланыш бара. Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге – укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алу өчен шартлар тудыру. Коммуникатив технология нигезендә укыту цикллылыкка корылган. Цикллылык – икенче тел укыту процессы оештыруның төп механизмы.

   Уку процессының коммуникатив технологиягә корылуының, оештырылуының төп берәмлеге һәм төше булып ситуация тора. Ситуация ярдәмендә аралашучыларның үзара мөнәсәбәте урнаша, аралашу мотивлаштырыла, сөйләм материалы презентацияләнә, сөйләм күнекмәләре булдырыла, балаларның активлыгы һәм мөстәкыйльлеге үсә.

   Коммуникатив технология кысаларында укытканда, укучыларның мөмкинлекләрен, материалны кабул итә алу дәрәҗәсен истә тотам. Балалар кабул итәрлек махсус күнегүләр системасы булдыру, иҗади эшчәнлекне үстерү өчен биремнәр эшләү – болар барысы да телне фән буларак кына түгел, бәлки социаль ихтыяҗ итеп тә өйрәнүгә китерә. Дәресләр челтәре коммуникатив максат тирәсендә берләшә. Биремнәрне үтәп, ярышып, уйнап, балалар сөйләм йомыклылыгын җиңәләр, сөйләм тәҗрибәсен баеталар, үзләренең хаталарын төзәтәләр, сөйләмне аралашу һәм коммуникация чарасы буларак кулланалар. Монологлар һәм диалоглар стандарт һәм стандарт булмаган ситуацияләрдә: урамда, китапханәдә, тукталышта, шифаханәдә, кинода, вокзалда, театрда  һ.б. Әгәр сөйләм темалары балаларга аңлаешлы һәм кызыклы икән, алар коммуникациягә ихтыяҗ тудыралар. Бу юллар барысы да, һичшиксез, белем сыйфатының камилләшүенә алып бара.

   Рус балаларына татар телен икенче тел – чит тел буларак өйрәткәндә, һичшиксез, аларның туган теленә таянырга кирәк. Һәр кеше дөньяны иң элек үзенең туган телендә кабул итә, туган телендә яшәргә өйрәнә. Шуңа күрә бала, чит телне өйрәнгәндә, икенче культураны үз нормалары призмасы аша хикәяли һәм бәяли. Башка телне өйрәнүдә туган телнең урынын инглиз педагогы Л.Продромоу бик яхшы билгели: «Чит тел дәресендә туган тел – ул: 1) зыян салмый торган өстәмә дару; 2) белем ала торган кое; 3) укытуга комачауламый торган стена; 4) киң дөньяга якты тәрәзә; 5) алга барырга ярдәм итә торган таяк; 6) бердәм механизм булып хәрәкәт итүне тәэмин итә торган майлау материалы. Әлбәттә, рус телле аудиториядә һәрдаим татарча гына сөйләшү дөреслеккә туры килми. Мин үземнең тәҗрибәмдә грамматик материалны аңлату дәресләрендә, хаталарны коррекцияләү вакытларында чагыштырма грамматикага таянам һәм рус телендә аңлатырга тырышам. Бу урында шуны искәртәсем килә: бердәм республика тестында  3 нче бүлек биремнәре тулысы беләнграмматик материалдан тора. Ул гына да түгел, ситуатив биремнәр өчен дә грамматик материалны белмәгән очракта максималь балл җыю мөмкинлеге кими.

   Шунысын да искәртеп китәсем килә: бүгенге мәктәп укытуның традицион формалары белән генә чикләнеп калмый. Аның эчтәлеге инновацион процесслар белән тулыландырылганда гына алга китешне, үсешне күрергә мөмкин. Һәрбер сыйныфта дәреслек белән генә чикләнмичә, методик кулланмалар, дидактик материаллар, җыентыклар, таблицалар, сүзлекләр, компьютер, проектор, интерактив такта, интернет челтәре кебек чаралардан да актив файдаланырга кирәк. Заман таләпләренә туры китереп, үз эш тәҗрибәбездә уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, тәнкыйди фикерләү, шәхескә якын килү, проблемалы укыту, иҗади үстерелешле укыту технологиясе кебек инновацион алымнарны да һәрдаим куллану зарур. Белем бирү процессын төрле яңа укыту структуралары белән баету юнәлешендә дә эш алып барыла.

   Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең бер чыгышында, ассызыклап: «Сингапур белем бирү системасы традицион ысулларга каршы килми, аны уен формалары, эш алымнары белән баета. Укытучы тренер, партнер роленә керә. Укучылар кечкенә яки зур төркемнәрдә эшлиләр. Дөрес фикер бергәләп табыла,» – диде. Рус телле балалрга татар телен өйрәтү өчен сингапур белем бирү системасын өлешчә куллану да нәтиҗәлелеккә китерә дип саныйм.

   Югарыда әйтеп узган чараларның барысы да татар телен укыту сыйфатын камилләштерү юллары.  

   Укытучы өчен бүгенге көндә югары сыйфатка ирешү мөһим бурычларның берсе булып тору икәнлеге көн кебек ачык.  Ләкин әле цифрлар белән саналмый торган гомумкешелек кыйммәтләре, шәхси сыйфатлар, танып – белү күнекмәләрен, универсаль күнекмәләрне булдыру һәм тәрбияләү  барын да онытмасак иде.

   Татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Уңышлар сезгә, хөрмәтле коллегалар.

Әдәбият:

1. Хәйдәрова Р.З. Телне эзлекле өйрәтү. // Мәгариф. – 2006. – № 4.

2. Исламшин Р. Яңарыш юлыннан. // Мәгариф. – 2008. – №1.

У вас нет прав для создания комментариев.