header

Пятница, Октябрь 20, 2017
 
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Казан шәһәре Идел буе районы. муниципаль бюджет гомум белем бирү учреждениесе “83 лицей”

9 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәсе(технологик карта)

Автор: Казан шәһәре Идел буе районы “83 нче лицееның”

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Исмәгыйлева Диләрә Ринат кызы

Казан 2016

 

Дәреслек:  Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Бүлек темасы  (Әсәр исеме, авторы)

Заһир Бигиев “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” (1887)

Планлаштырылган дәресләр саны һәм темалары

1нче дәрес темасы: Заһир Бигиев “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәренең сюжеты.

2нче дәрес темасы: Заһир Бигиев “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәренә анализ.

3нче дәрес темасы: Заһир Бигиевнең  биографиясе.

Максатлар:

Дидактик максат: Автор белән укучы (читатель)  мөнәсәбәте аша әсәрнең эчтәлеген табу. 

Үстерешле  максат: фикерләүнең  барлык төрләрен (фәнни, иҗади фикерләү) һәм формаларын (чагыштыру, гомумиләштерү, таркату, кабатлау) даими кулланышка кую.

Тәрбияви максат: әсәр үрнәгендә геройларның  гамәлләренә, холыкларына бәя бирү, яшәү фәлсәфәләрен өйрәнү, үрнәк яисә гыйбрәт алу аша  тормыш тәҗрибәсе туплау. Сәнгать әсәре тудыра алган авторга ихтирам хисләре уяту

Планлаштырылган нәтиҗәлелек

Предмет  буенча: Әсәргә анализ ясау ысулларын гамәгә кую(әсәрнең сюжетын синтезлый белү, автор кулланган алымнарны табарга өйрәнү, әсәрнең темасын,идеясен, проблемасын, автор фикерен билгеләргә өйрәнү. Әсәрне укый белү, укыганны үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм әсәрнең катнашучыларын табу,  персонажларын, төп персонажны   аерып ала белү күнекмәләрен үстерү)

Метапредмет нәтиҗәлелек:

Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Дөрестән дөрес түгелне аера белү, нәтиҗәләр формалаштыру, укыганны анализлау.

Төп ресурслар

Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Өстәмә ресурслар

Мультимедия проекторы, презентация, карта, индивидуаль карточкалар, рәсемнәр, язучының китапларыннан күргәзмә.

Дәреснең т\с, темасы

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник чаралар) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

1нче дәрес темасы: Заһир Бигиев “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәренең сюжеты

I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру

1. З.Бигиевның “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрен укып килергә.

2.Эчтәлек сөйләргә өйрәнергә

3. Әсәрдәге вакыйгаларны билгеләргә

Дәрескә игътибарлы булу.  Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр.

Әсәр эчтәлегендә белемле булу, чәчмә әсәр анализлау этапларын үзләштерү

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

З.Бигиевның портреты, китапларыннан күргәзмә, презентация

Үзбәя:

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  •        дәреслектән файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  •        дәреслектән файдаланып  сөйләп
  •        дәреслектән  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  •        дәреслектән файдаланмыйча, сөйли алса - «5».
  •        терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  •        терәк конспекттан файдаланып  сөйләп
  •        терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  •        терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

бирә алса - «3»;

2. Актуальләштерү.

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, әдәби әсәр белән нишлибез?

Көтелгән җавап: Әсәрнең эчтәлеге белән танышабыз. Эчтәлекне белү өчен, әсәрне таркатабыз.

3. Уку мәсьәләсен кую  ситуациясе 

Бүген дәрестә З.Бигиевның “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәренең сюжетын үзләштерәчәкбез. Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап: Вакыйгаларны барлыйбыз, охшашларын гомумиләштереп ике өлешкә калдырабыз, ике өлеш арасыннан бәйләнешне ачыклыйбыз, автор кулланган алымны билгелибез.

Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

бирә алса - «3»;

II.      Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен    адымлап чишү

Әсәрдә нинди вакыйгалар турында сөйләнә? Нинди вакыйгалар охшаш, кайсы вакыйга төп(әсәрнең фокусы)?

Көтелгән җавап: әсәрдә төп вакыйга – Зөләйханың үлеме, аның фаҗигасенә китергән вакыйга – Зөләйханың Муса белән танышу моменты, әнисенең сүзеннән чыгып, берүзенең Казанга килүе. Әхмәди байның Хәдичә кызын Мусага ярәшүе, Габденнасыйрның Хәдичә үлеменнән шәхси мәнфәгатләрен кайгыртып куллануы.

Чәчмә әсәр анализлау этапларын искә төшерү, вакыйгаларны аера белү, модель төзү күнекмәләрен булдыру.

-регулятив  гамәлләр

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2. Модельләштерү

Әсәр вакыйгаларга таркатыла, охшашлары берләштерелеп ике сюжетка калдырыла

  1.       Зөләйха белән Мусаның танышулары, мәхәббәт хисе.
  2.       Әхмәди байның кызы Хәдичәне мең сум акча бирнәсе белән кияүгә бирүе, акчага кызыгу.

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: З.Бигиевның “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәренең сюжетын үзләштерергә тиеш идек. “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендәге вакыйгаларны таркаттык, охшашларын берләштереп ике өлешкә калдырдык, автор кулланган алымны капма-каршылык дип таптык

 

-регулятив гамәлләр Укучының үз эшчәнлеген анализлый белүе, нәтиҗә ясарга өйрәнү сәләте булдыру

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

          а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып  сөйләп бирә алса - «3»;

          б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

          в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «5».

 

-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

1) Әсәрнең сюжетын сөйләргә өйрәнеп килергә

2) Әсәрдәге геройларны яктырткан урыннарны дәфтәргә күчереп язып килергә

3) Әсәр сюжеты нигезендә рәсем ясарга

 

Дәреснең т\с, темасы

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник чаралар) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

2нче дәрес темасы: Заһир Бигиев “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәренә анализ

I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру

1) Әсәрнең сюжетын сөйләргә өйрәнеп килергә

2) Әсәрдәге геройларны яктырткан урыннарны дәфтәргә күчереп язып килергә

3) Әсәр сюжеты нигезендә рәсем ясарга

Дәрескә игътибарлы булу.  Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр, рәсемнәрен күрсәтәләр

 

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

З.Бигиевның портреты, китапларыннан күргәзмә, презентация, рәсемнәр.

Үзбәя:

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

  •        дәреслектән файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  •        дәреслектән файдаланып  сөйләп
  •        дәреслектән  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  •        дәреслектән файдаланмыйча, сөйли алса - «5».
  •        терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  •        терәк конспекттан файдаланып  сөйләп
  •        терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  •        терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».
  •        дәреслектән файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  •        дәреслектән файдаланып  сөйләп
  •        дәреслектән  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  •        дәреслектән файдаланмыйча, сөйли алса - «5».
  •        терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  •        терәк конспекттан файдаланып  сөйләп
  •        терәк конспектка  бераз гына  карап сөйли алса - «4»;
  •        терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

бирә алса - «3»;

2. Актуальләштерү

Узган дәрестә без сезнең белән З.Бигиевның “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрен вакыйгаларга таркаттык, төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, эшне ничек дәвам итәрбез?

Көтелгән җавап: Әсәрнең темасын билгелибез, идея, проблеманы табабыз, автор әйтергә теләгән фикерне ачыклыйбыз.

3. Уку мәсьәләсен кую  ситуациясе 

Бүген дәрестә З.Бигиевның “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәренә анализ ясарбыз. Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап: персонажарга бәя бирәбез, әсәрнең эчтәлеген (темасын) ачабыз, әсәрнең мәгънәсен(идеясен), автор куйган проблеманы һәм язучының проблемага карашын билгелибез

Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

бирә алса - «3»;

II.      Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен    адымлап чишү

Узган дәрестә без авторны каршы кую алымына таянган дидек. Әсәрдә капма-каршы образлар бармы? Тагын капма-каршылыкны кайда күрәбез? Автор нинди проблеманы күтәрә? Укучысына нәрсә әйтергә тели?

Көтелгән җавап: Хәдичә үзенә үзе хуҗа түгел, ә Зөләйханың исә үз алдына куйган максаты бар: ул үзенә тугрылыклы, белемле иптәш сайларга омтыла. Үзенең мәхәббәте өчен көрәшә. Капма-каршылык әсәрнең исемендә дә чагыла, кызның гүзәллеге, матурлыгы, мәхәббәт хисе мең сум акча белән каршылыкта куела. Мусаның Зөхрә урынына мең сум бирнәле кызны сайлавы, фаҗигагә китерә. Әсәрнең темасы: акчаның җәмгыятьтә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, аларның чын йөзен билгеләүдә тоткан урыны. Димәк, автор әсәрдә әхлаклы булу проблемасын күтәргән. З.Бигиев укучысын да әхлаклы, намуслы булырга чакыра.

   

2. Модельләштерү

Капма-каршылык нәрсәдә чагыла, шуны схема рәвешендә күрсәтү.

Зөләйха – Хәдичә

Зөләйха – Муса           Фаҗига

Зөләйха - Әнисе

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: З.Бигиевның “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәрендә образларга бәя бирдек, аларны чагыштырдык, әсәрдәге капма-каршылыкны таптык,әсәрнең темасын, идеясен, проблемасын язучының проблемага карата фикерен  билгеләдек.

 

-регулятив  гамәлләр

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

          а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып  сөйләп бирә алса - «3»;

          б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

          в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «5».

 

-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

1) Әсәрнең анализын сөйләргә өйрәнеп килергә

2) З.Бигиев турында мәгълүмат алып килергә(язмача яки презентация)

3) “Әхаклылык нәрсә ул?” дигән темага инша язарга

 

Дәреснең т\с, темасы

Дәрес этабы һәм  башкарылырга тиешле адымнар

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

(башкарылган гамәл)

Фаразланган, көтелгән нәтиҗәлек

Ресурлар (методик, техник чаралар) б\н тәмин итү

предмет нәтиҗәлелеге

(махсус белем , күнекмәләр )

метапредмет нәтиҗәлелеге

(универсаль гамәлләр)

3нче дәрес темасы: Заһир Бигиев  биографиясе

I. Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ.

Дәрестә уңай психологик  халәт тудыру

1) Әсәрнең анализын сөйләргә өйрәнеп килергә

2) З.Бигиев турында мәгълүмат алып килергә(язмача яки презентация)

3) “Әхаклылык нәрсә ул?” дигән темага инша язарга

Дәрескә игътибарлы булу.  Укучылар өйгә бирелгән эшләрне сөйлиләр, эшләрен күрсәтәләр.

 

регулятив  гамәлләр: уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле –  нәрсә эшләвеңә карамастан  ысул  аерып алу

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

З.Бигиевның портреты, китапларыннан күргәзмә, презентация.

Азат Ахунов “Известный и неизвестный Захир Бигиев”, - “Гасырлар авазы, журнал, 2006 ел, - №1

http://zahirbigiyev.blogspot.ru/2010/06/blog-post_1211.html#more

Үзбәя:

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

бирә алса - «3»;

2. Актуальләштерү.

Төркемнәрдә киңәшеп искә төшерегез әле, без автор белән танышуны нәрсәдән башлыйбыз?

Көтелгән җавап: Авторның тормыш юлы белән танышабыз, иҗатын күзаллыйбыз.

3. Уку мәсьәләсен кую  ситуациясе 

Бүген дәрестә З.Бигиевның биографиясе белән танышырбыз, ул яшәгән елларның язучы иҗатында чагылышын табарбыз. Киңәшегез әле, эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап: Язучы яшәгән елларны билгелибез,  аның иҗатын чор белән бәйлибез, чорның чагылышын әсәрдән табабыз.

Үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

бирә алса - «3»;

II.      Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

1.Уку мәсьәләсен    адымлап чишү

Укучылар, төркемнәрдә киңәшегез, З.Бигиев яшәгән елларда нинди иҗат агымы формалаша?

Мәгърифәтчелек реализмы агымына хас булган өлешләрне әсәрдән табыгыз

Дәреслектән З.Бигиев турындагы белешмә укыла, презентация карала. 

Көтелгән җавап:  Мәгърифәтчеләр, гаилә тәрбиясенә зур әһәмият биреп, яхшы ата-ана тәрбиясендә үскән балалар күрсәткән юлдан барырга тиеш, дип карыйлар. Зөләйха ата-ана сүзеннән чыгып Казанга китә, тормышының фаҗигале тәмамлануының бер сәбәбе шул. Мәгърифәтчелек реализмы агымында гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек, әхлак идеяләре мактала.

   

2. Модельләштерү

  1.       З.Бигиев яшәгән еллары 1870-1902
  2.       “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәре 1887 елда язылган, әсәрдә гаилә тәрбиясе, гыйлемлелек, әхлаклылык, мәрхәмәтлелек темалары күтәрелгән

Нәтиҗә: Әсәр мәгърифәтчелек реализмы агымы йогынтысында язылган,  З.Бигиев мәгърифәтчелек реализмы агымында иҗат иткән язучы

III. Рефлексия,бәя этабы.

1.Рефлексия.

Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: З.Бигиевның яшәгән чорны әсәр белән бәйләдек, әсәрдә мәгърифәтчелек реализмы агымына хас булган өлешләрне таптык,  З.Бигиев мәгърифәтчелек реализмы агымында иҗат иткән язучы дигән нәтиҗә ясадык.

 

-регулятив  гамәлләр

уку мәсьәләсен чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап ала алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирә белү күнекмәсе

танып – белү гамәле -төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү  күнекмәсе;

коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

2.Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

  •             терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдала­нып  сөйләп бирә алса - «3»;
  •             терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;
  •              терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «5».
  •         Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе – Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.
  •         Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.
  •         Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлаки үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. – М.: Просвещение, 2009.
  •         Гомуми башлангыч белем бирүдә өлге программа эчтәлеге (М.Просвещение, 2009, 2010).
  •         Гомуми  төп белем бирүдә өлге программа эчтәлеге. Әдәбият- Литература (М.Просвещение, 2010, 2011)
  •          Татар әдәбиты: Теория. Тарих/ Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тутыл.2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.
  •         Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3  томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты»,  1981 ел.
  •         Мозаффарова М.Г. “Әдәбият” предметын укыту үзенчәлекләре. Татар әдәбияты буенча төп, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә куя торган педагогик хезмәткәрләр өчен тәкъдимнәр. Казан.  ТРМҮИ. 2014
  •         Яхин А.Г. “Әдәбият дәресләре: Укытучылар,югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. -  Казан:Мәгариф, 2003. – 159 б.
  •         Азат Ахунов “Известный и неизвестный Захир Бигиев”, - “Гасырлар авазы, журнал, 2006 ел, - №1
 

-регулятив гамәлләр Укучының үз-үзен бәяли белүгә, мөстәкыйльлеккә өйртәтү

-коммуникатив (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү)

3. Өйгә эш алу.

1) Киләсе дәрестә укылачак әсәрне өйдә укып килергә.

2) З. Бигиев турында башка язучылар язган әсәрләрне, статьялар табып алып килергә.

3) Кроссворд төзеп килергә

 

 

Кулланылган чыганаклар:

У вас нет прав для создания комментариев.