header

Пятница, Октябрь 20, 2017
 
Рейтинг:   / 2
ПлохоОтлично 

 

Галеева Миләүшә Шаҗәр кызы – Лениногорск шәһәренең 2 нче урта гомуми белем мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Бердәм дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында бүгенге дәрес

Балачактан алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.                                                 Р. Фәхреддин.

Тәрбия генә түгел, ә мәктәптә алынган белем дә.

Бердәм дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында -  бүгенге дәрес.

Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелә. Ул укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куя. Социаль-тари­хи һәм мәдәни процессның субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара.    Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.

Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

-мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

-укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

-шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

-белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

-иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

Бүгенге җәмгыяткә белемле, әхлаклы, эшлекле шәхесләр кирәк. Ул үзенең кылган гамәлләренә бәя бирә белергә, үзлегеннән карар кабул итәргә, хезмәттәшлеккә сәләтле, туган иленең язмышы, киләчәге өчен кайгыра белергә тиеш.

Бүгенге көн дәресенең яңалыгы нәрсәдә соң? Ул бүгенге вакыт өчен актуаль булырга тиеш. Заманча дәреснең нәтиҗәле, гамәли; бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую,өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Бу очракта укытучы оештыручы, координатор, консультант ролендә. Билгеләнгән позиция заманча дәрес оештыруга гомуми якын килүне формалаштырырга мөмкинлек бирә:

  •                  дәреснең коммуникатив юнәлешен көчәйтү: диалогка, төрле уку һәм тормыш ситуацияләрендә яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашуга әзерлек формалаштыру;
  •                  дәреснең мәгълүмати өлешен арттыру. укучыларның уку нәтиҗәләрен бәяләүдә яңа ысуллар кертү;
  •                  дәреснең технологик өлешен көчәйтү (нәтиҗәле педагогик технологияләр куллану);
  •                  практик күнекмәләр булдыруга юнәлеш бирү, алардан башка  укучыларда предметлы компетенцияләр формалаштырып булмый;
  •                  алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү;
  •                  яңа материалны презентацияләү;
  •                  укытучы җитәкчелегендә практика;
  •                  бәйсез мөстәкыйль практика;
  •                  эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя;
  •                  йомгак ясау;
  •                  өй эшен билгеләү;
  •                  махсус кабатлау;
  •                  укучыларның белемнәрен тикшерү.
  •                  балаларга эшкә керешергә ярдәм итү: кабатлауга берничә сорау әзерләү;
  •                  үзләштерелгән белемнәрнең гомуми дәрәҗәсен ачыклау максатыннан укучыларның җанлы диалогын оештыру;
  •                  яңа эчтәлек өйрәнер алдыннан укучылар алдында проблема тудыру.

балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.

Үстерешле системада заманча дәрес укытуның традицион моделендәге заманча дәрестән нәрсә белән аерылып тора?.

       Үстерешле дәрес структурасы:

Беренче этап – алдагы эш нәтиҗәләрен тикшерү.

Бу этапта төп бурыч – укучының продуктив эшчәнлеккә керешү әзерлеген булдыру.

Укытучының төп гамәлләре:

Икенче этап – яңа материалны презентацияләү.

Презентация  - укытучының укучылар белергә һәм үзләштерергә теләгән яңа белемне тәкъдим итүе. Ул укытучыдан башка үзләштерелә алмый торган эчтәлек кертү белән бәйле.

Өченче этап – укытучы җитәкчелегендә практика.

Укытучы җитәкчелегендә практика яңа эчтәлекне аңлауда кире элемтә урнаштыру һәм вакытында хаталарны төзәтү максатыннан үткәрелә. Шул максаттан укытучы сорау бирә һәм укучыларның реакциясен күзәтә, аннан соң хаталарны төзәтә яисә, укучыларның нәрсәдер аңламаганын ачыкласа, материалны яңадан кабатлый.

Дүртенче этап – бәйсез мөстәкыйль практика.

Монда өйрәнелә торган тема буенча төркемле дискуссия күздә тотыла. Бу этапта  педагогның өч функцияне гамәлгә ашыру хокукы бар:

  1.               Сорау бирү.
  2.               Аны бер укучыдан икенчесенә адреслау.
  3.               Теманың төп нәтиҗәсен билгеләү һәм аны өйрәнүгә йомгак ясау.
  4.               Өй эше тулы консультация белән бирелә.
  5.               Өй эше, кагыйдә буларак, иҗади характерда була.
  6.               Язма өй эше күләме класста эшләгәннең өчтән бер өлешеннән артмаска тиеш.
  7.               Өй эше күләме дифференциаль булырга мөмкин
  8.               Өй эше класс эшен кабатламаска тиеш.

Бишенче этап – эш нәтиҗәләренә үзконтроль һәм үзбәя.

Үзбәя, эшчәнлекнең бер компоненты буларак, үзеңә билге кую белән түгел, ә бәяләү процедурасы белән бәйләнгән. Үзбәя – үз уңышларыңа һәм хаталарыңа бәя.

Үзбәянең төп мәгънәсе укучының үзконтролендә, аның үзрегуляциясендә, үз эшчәнлегенең мөстәкыйль экспертизасында.

Алтынчы этап – дәрескә йомгак ясау.

Йомгак ясау дәресне үткәрү алдыннан куйган максат белән тыгыз бәйләнештә булырга тиеш. Алынган нәтиҗәне куелган максат белән чагыштыру дәрескә объектив йомгак ясарга мөмкинлек бирә.

Җиденче этап - өй эше турында мәгълүмат.

Өй эшен бирүгә күрсәтмәләр:

     Сигезенче этап – махсус кабатлау.

   Әлеге этапта төп бурыч – дәрестә генә түгел, ә тема, бүлек буенча алынган белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру, курсның төп идеясен билгеләү.

Тугызынчы этап – белемнәрне үзләштерүгә контроль.

Бу этапта төрле төрдәге тикшерү формалары (тест, перфокарта, карточкалар һ.б.) кулланырга мөмкин.

Тәкъдим ителгән әлеге дәрес элементлары җыелмасыннан төрле комбинацияләр төзергә мөмкин. Ләкин шуны да игътибарга алырга кирәк, нинди дә булса этапны максатсыз төшереп калдыру педагогик процесс нәтиҗәсенең кимүенә китерә, чөнки аның нигезенә салынган психологик процедуралар бу очракта бозыла. Һәр дәрес укытучы тарафыннан нинди дә булса конкрет максатка ирешү өчен төзелә. Тәкъдим ителгән дәрес схемасын  төрле дәрәҗәдәге үсешле укучылар өчен дә вариантларга мөмкин.Мәсәлән, “йомшак”укучылар  белән эшләгәндә укытуда ярдәм итү алымы өстенлек итә. Аның асылы шунда: яңа мәгълүмат педагог тарафыннан кечкенә өлешләр белән бирелә һәм аның һәр фрагменты укучының үзеннән җентекләп аңлатыла. Укытучы кыска презентация эшли,укучыларны яңа эчтәлек буенча фикер алышуга катнаштыра, аннан соң яңа материалны аңлатуны дәвам итә һәм яңадан укучыларны ишетелгәнне мөстәкыйль үзләштерүгә җәлеп итә.

 “Йомшак” укучы үз эше өчен җаваплылык тойсын өчен, алынган нәтиҗәләргә үзбәя үткәрергә һәм уку динамикасын күрергү мөмкинлек бирүче биремнәр тәкъдим итәргә кирәк. Чөнки уңыш ситуациясен булдыруга нәкъ менә шундый балалар мохтаҗрак.

“Уртача”укучылар белән эшләгәндә укытучыга эш вакытында уку максатларын, яңа материал эчтәлеген бик еш үзгәртергә туры килә. Кайбер укучыларга бер бирем, икенчеләренә сайлау мөмкинлеге биреп, өченчеләрен инициативалы проектлар белән мавыктырырга кирәк. Вариантлы бирмнәр укучылар эшен стимуллаштыра һәм биремнәрне уңайлы билгеле бер темпта үтәргә шартлар тудыра.

“Көчле”укучылар белән эшләгәндә мөстәкыйль танып-белү эшчәнлеген активлаштыра торган дәрес варианты кулланыла. Презентацияләр озынрак һәм эчтәлеклерәк була. Дискуссия вакытында укытучы интенсив эш темпын саклый, мөстәкыйль фикер йөртүнең югары дәрәҗәсен таләп итүче сораулар бирә. Сәләтле балалар өчен билге мөһим түгел. Мондый балалар тагын да активрак эшләсен өчен, укытучы үзбәя механизмын ешрак кертергә, җибәрелгән хаталарны мөстәкыйль төзәтү өчен мөмкинлекләр тудырырга.

 Бу дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр. Татар теле дәресләрендә безнең кайбер балалар бөтенләй дә сөйләшми, сыйныф алдында үз фикерен әйтергә кыенсына. Ә төркемдә ул сөйләшүгә мәҗбүри тартыла һәм озакламый сөйләшә башлый. Татар теле укытучысының төп максатларының берсе – укучыны аралашырга өйрәтү. Шулай булгач, төркемнәрдә эш укучыларны сөйләргә, аралашуга өйрәтүдә бер уңышлы юнәлеш булып тора. Дәрестә һәр укучыны кызыксындыра белергә һәм эшләргә өйрәтергә кирәк. Дәрес укучы өчен артык катлаулы булмаска, аны эзләнүгә этәрергә тиеш.

Бүгенге дәрестә нинди таләпләр куела соң? Иң беренче чиратта, ул барлык шартлары булган, заманча җиһазландырылган кабинетта югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Икенчедән, укытучы дәреснең максат һәм бурычларын дөрес билгеләргә, эш төрләрен һәм укытучы укучы эшчәнлеген планлаштырырга тиеш. Өченчедән, дәрес проблемалы һәм укучының үсешенә хезмәт итәргә, укучыларны укытучы белән хезмәттәшлеккә этәрергә тиеш. Дүртенчедән, укытучы укучыларны эзләнергә, актив эшләргә, фикерләргә өйрәтергә тиеш. Бу исә укучыларны үзләре нәтиҗә чыгара белергә, иҗадилыкка ирешергә, укучыларның сәламәтлеген саклауга, укучылар белән кире элемтә урнаштырырга, балаларның мөмкинлекләрен истә тотып, нәтиҗәлелеккә ирешүгә шарт тудыра. Һәр дәрес укытучы тарафыннан нинди дә булса конкрет максатка ирешү өчен төзелә. 

Бүгенге көн дәресе укучыга сайлау мөмкинлеге бирә, анда белем алуга омтылыш тудырырга, аны алган белемнәрен тормышта файдаланырга өйрәтергә тиеш.

Ә татар теле укытучыларыалдыназамантагыниндиталәпләр куя?

Рус мәктәбендәукучыбалаларнытугантелгәөйрәтүнеңүзенәгенәхасүзенчәлекләре бар. Улукучыларныаралашырга, укырга, язаргаөйрәтүаша татар теленфәнбуларакөйрәтүнемаксатитеп куя. Башкамилләтләрнеңтелләреһәмүзенчәлекләретурындамәгълүматбирү, укучыларгатуган тел ашакешенеңдөньянытаныпбелүмөмкинлегентөшендерү – татар теле укытучысыалдынакуелганбурычларның берсе. Туган тел халыкныңмәдәниятен, гореф – гадәтләрен, үткәненһәмкиләчәгенсаклаучытөп чара булып тора.

Ә бүгенге көн татар теле дәресе нинди булырга тиеш соң?Мәгариф системасы үзгәрешләр кичергәнгә бу сорау һәр татар теле укытучысы өчен актуаль булып тора.  Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны теләсә кайсы модель (авторлык программалары) буенча да сайлап алу  мөмкинлеген тудыра. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлелелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея  һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

Мин үзем дәресне укучыларым нәтиҗәле эшләсен өчен, уңай шарт тудырудан башлыйм. Дәресләремне әхлак, дуслык, иптәшлек темасына кечкенә тәрбияви хикәяләр укудан башлыйм. Ул укучыларны уйланырга, фикер йөртергә этәрә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә мөмкинлек бирә. Минем өчен һәр укучымның җавабы мөһим.

Тел дәресләрендә исә теманы аңлатканда проблемалы ситуация халәте тудырам, һәр укучы шушы проблемалы чишүдә кашнаша.

Башлангыч сыйныфларда дәресне уен белән, я укучыларның бер-берсенә әдәпле сүзләр әйтүе белән башлап җибәрәм. Алар дәрес башында ук эшкә тартылалар һәм актив эшлиләр.

Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәрес­ләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш  Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы  итүдә уку-укытуның  сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Башлангыч мзәктәптә мин шулай ук презентаөияләрне кулланам.  Презентация-уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз.Анда төрле сүзләр,җөмләләр,рәсемнәр,таблица,схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтеләтулы бер дәрескә яки дәреснең аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин. Информаөион-коммуникатив технологияләр классны активлаштыра һәм дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә.Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша.Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә,иң әһәмиятлеләрен аерып алып ,төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин.Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында  бирергә була.Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый,иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә.Ә эмоцияләр ,кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора.Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күззаллауларын үстерә. Предмет буенча өлгерешләрен арттыра. Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп, сөенү, куану хисләрен тудыра. Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чаралары еш кулланыла. Бу мультимедиа технологияләрен куллану  яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән,  укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә. “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары зур ярдәм итә. Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, бу электрон уку – укыту ярдәмлеген файдалану, татар телен дәүләт теле буларак үстерү һәм саклаү, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеклеген баерак һәм кызыклырак итү өчен зур ярдәмлек булып тора.
Әдәбият дәресләрендә иллюстрацияләр, сәнгатьле уку күнекмәләре бирү һәм шагыйрьләрнең көйгә салынган җырларын тыңларга мөмкин. Дәреснең төрле этапларында материал мультимедия аша бирелә. Өй эше биргәндә иң яхшы варианты- аның  иҗади  һәм  дифференциаль характерда булуын истә тотып эшлим. Бөтен баланың да бертөрле өй эше алуы мәҗбүри түгел. Киресенчә, биремнәр төрле булса, класста өй эше буенча фикер алышу кызыклырак, җанлырак үтә. Бу очракта уку диалогы туа: балалар бер-берсенең җавапларын тулыландыра, бер үк мәсьәләнең төрле чишелеш юлларын тәкъдим итә, бәхәсләшә.

Әгәр укытучы үзе үзләштергән методлар,алымнар белән генә эшләсә аның хезмәте.

Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк, без шуны күрәбез:  мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә,  педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.  Минем уйлавымча, һәр дәрес укучы файдасына эшләргә тиеш. Яңа заман әхлаклы, кешелекле, хезмәт итәргә сәләтле, эшлекле шәхесләр көтә.

 

У вас нет прав для создания комментариев.