header

Понедельник, Октябрь 23, 2017
 
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 

Закирова Гүзәл Ясәви кызы, Әтнә районының Югары Сәрдә филиалы

                                                 Татар теленнән ачык дәрес планы.

З нче сыйныф

Тема: Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Максат:

-          Җыйнак җөмләләрне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белү;

-          Җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару;

-          Татар теле фәненә карата кызыксынуны үстерү.

4 нче сыйныф

Тема: Гади һәм кушма җөмлә.

Максат:

- Составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләләрне тиңдәш кисәкле гади җөмләләрдән аера һәм аларны тикшерә белергә өйрәтү;

-Тезмә кушма җөмләләрдә һәм, да-дә, та-тә, ләкин, әмма, чөнки теркәгечләре һәм алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белүне ныгыту;

-Укучыларның игътибарын, фикерләү сәләтен үстерү.

 

Универсаль укыту эшчәнлекләре:

Танып белү эшчәнлеге: проблемалы ситуацияләрне чишү юлын өйрәтү:

-           3 нче сыйныфлар җыйнак җөмләләрне, тиешле сүзләр өстәп, җәенкеләндерә белергә, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып ала белергә тиешләр.

-          4 нче сыйныфлар составында 2-3 гади җөмлә булган тезмә кушма җөмләләрне тиңдәш кисәкле гади җөмләләрдән аера һәм аларны тикшерә белергә, тезмә кушма җөмләләрдә һәм, да-дә, та-тә, ләкин, әмма, чөнки теркәгечләре һәм алар янында тыныш билгеләрен дөрес куя белергә тиешләр.

Коммуникатив эшчәнлек: группада бергәләп эшләүне планлаштыра белү;

Регулятив эшчәнлек: укучыларны үз эшчәнлекләрен контрольдә тотарга һәм дөрес оештырырга өйрәтү;

Шәхескә юнәлдерелгән эшчәнлек: дәрес материалына кызыксыну уяту, танып белү эшчәнлеген үстерү.

Планлаштырылган

нәтиҗәләр

 

 

 

Дәрес тибы

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аера, җәенке җөмлә эченнән баш кисәкләрне генә аерып чыгару белү. (3нче сыйныф)

Гади һәм кушма җөмләләрне аера белү, кушма җөмләләрне  дөрес язарга өйрәнү. (4 сыйныф)

Яңа тема өйрәнү дәресе.

Методлар

Кулланылган структуралар

Өлешчә эзләнүле,   сингапурча укыту алымнары.

ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН,   МИКС – ФРИЗ – ГРУП  

 

Предметара бәйләнеш: 

 

Әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья.

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары

Индивидуаль, төркемнәрдә.

 

Җиһазлау

 

 

 

Материал

Компьютер, тема буенча презентация, тестлар, карточкалар, кушма җөмлә, гади җөмлә дип язылган карточкалар, схемалар, матур язу күнегүе язылган карточка.

3 нче сыйныф. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова Татар теле Дәреслек, 2 нче кисәк, 59 нчы бит.

Эш дәфтәре – 52-53 нче битләр.

И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова, татар теле методик әсбап, 61-62 нче бит.

4 нче сыйныф.

 

И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова Татар теле Дәреслек, 2 нче кисәк, 73нче бит.

Эш дәфтәре – 53-54 нче битләр.

.И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова, татар теле методик әсбап, 67 нче бит.

План

I. Оештыру моменты .   Сыйныфның дәрескә әзерлеген тикшерү. Исәнләшү.

Исәнмесез балалар!

Әйбәт үтсен көнегез,

Фән серен күп белегез.

Җиңел булсын укулар,

Матур булсын язулар,

Дәфтәр саен биш булсын,

Үзенә тартып торсын.

-Бер-беребезгә карап елмаю бүләк итик һәм дәресебезне башлап җибәрик.

-Кәефләрегез ничек?

-Бүген ничәсе? Атнаның кайсы көне?

-Дәрестә кем юк?

  II. Актуальләштерү.   

1. Дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерү.

      -Укучылар, ә сезнең дәфтәр битләрегез шатлана беләме?

      -Белә.

      -Кайчан шатлана соң алар?

      -Чиста, пөхтә, дөрес язсак.

      -Әйдәгез, чиста, дөрес, пөхтә язып, дәфтәр битләребезне  шатландырыйк әле.

2. Матур язу.

-Ә хәзер число, сыныф эше дип язабыз.  

Матур язу күнегүе.                         

                         Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

                         Елап елгалар, яшьләр түгелде.

                         Көннәр озая, төннәр кыскара.

                         Бу кайсы вакыт? Я, әйтеп кара.       

  -Яз. (сл.1)

  -Әйе укучылар, бик дөрес. Табигатьтә яз хакимлек итә.  Нинди билгеләрдән чыгып яз икәнен ачыкладыгыз?

-Ә яз безгә нинди бәйрәмнәр алып килә?

-Әйе, укучылар, апрель  аенда бөек Тукаебызның туган көне. Бу шигырьне кем язган инде?  (“Елның дүрт фасылы” шигыре)    

-Дөрес. Бөек шагыйребез - Г.Тукай язган. Быел аның тууына ничә ел була?

- 130 ел. (сл.2)

- Ә хәзер баш кисәкләрне табыйк.

                          Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,                                             

                         Елап елгалар, яшьләр түгелде.

                         Көннәр озая, төннәр кыскара.

                         Бу кайсы вакыт? Я, әйтеп кара. 

3. Үткәннәрне кабатлау.

-Укучылар, яз безгә ниндидер сүзләр алып килгән. Нинди сүзләр икән ул, укып карыйк әле. (сл.3)   

-Озын борын, кул  югыч, аш  яулык, ун тугыз, төн як

-Яз  нинди сүзләр язарга теләгән? (Кушма)

-Сез бу сүзләрнең язылышы белән килешәсезме? (юк)

-Әйдәгез, дөрес итеп языйк әле.  Орфограммаларны табыйк .

-Ә сүзләр нәрсәгә кирәк соң ул? (Җөмлә төзү өчен)

-Укучылар,  тактага карагыз әле, сез анда нәрсәләр күрәсез?

Туган җиребезгә яз

Туган җиребезгә яз килде. (сл.4)   

-Сез  монда нәрсәләр күрәсез? (Беренчесе  тәмамланмаган, ә икенчесе җөмлә) 

-Ә  җөмлә нәрсәне белдерә?

-Димәк без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (җөмлә)

-Әйе  укучылар, без җөмләләр турында өйрәнүебезне дәвам итәбез. Әйдәгез үткәннәрне кабатлап китик әле. 

4. Тэйк оф -Тач даун структурасы.

-Тэйк оф -Тач даун (утыр-бас) структурасы буенча эшлибез. Дөрес җөмлә булса басабыз, ә дөрес булмаса утырабыз.

-Җөмлә сүзләрдән төзелә.(+)

-Җөмләдә иң беренче сүз кечкенә хәрефтән языла.(-)

-Җөмлә беткәч өтер куела.(-)

-Ия белән хәбәр җөмләнең баш кисәкләре. (+)

-Хәбәргә бер сызык сызабыз. (-)

-Ия кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.(+)

-Хәбәр нишли? нишләде? нишләгән? сорауларына җавап бирә.(+)

                                                     II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.

  1. 1.      Укытучы белән эш.

Дәреслек, 78 нче күнегү өстендә эш.

-Уң  як баганадагы җөмләләрне уку, баш кисәкләрне табу.

-Сул  як баганадагы җөмләләрне уку, баш кисәкләрне табу. Монда ия белән хәбәрдән тыш тагын нинди кисәкләр бар? (иярчен кисәкләр)

-Уң  як баганадагы җөмләләр сул яктагы җөмләләрдән ни белән аерыла?

-Кайсы текст тулырак, матуррак яңгырый?

Дәрес темасын чыгару.

-Димәк,  дәресебезнең темасы нинди булыр? Җыйнак һәм җәенке җөмләләр)

  1. 1.      Мөстәкыйль эш.

Дәреслек буенча эш. 105 нче күнегүне күчереп язарга, баш кисәкләрнең астына сызарга. Җөмләләрне ике төркемгә бүләргә.

  1. 2.      Мөстәкыйль эш.
  2. 2.      Укытучы белән эш.

-Икенче як баганадагы җөмләләрне күчереп язарга, баш кисәкләрнең астына сызарга.

-Нинди төркемнәр килеп чыкты.

-1 нче төркем турында нәрсә әйтә аласыз? (Бер ия, бер хәбәр)

-2 нче төркем турында нәрсә әйтә аласыз? (Ике ия, ике хәбәр)

-Мондый җөмләләрнең ничек аталуын белергә телисезме?

Дәрес темасын чыгару.

-Беренче төркемдәге җөмләләрне карыйк әле. Без аларны нинди җөмләләр дип атыйбыз? ( Гади)

-Нинди җөмләләрне гади җөмләләр дибез?

-Дөрес. 2 нче төркемдәге җөмләләрне карыйк әле. Әйдә Зәринә икенче төркемдәге бер җөмләне тактага яз әле. Галим белсә дә сорый, надан белмәсә дә сорамый.

- Гөлинә ия белән хәбәрне таба. Ничә ия, ничә хәбәр булды.

-Беренче өлешне карыйк әле.  

-Бу нинди җөмлә?  

-Икенче өлешне карыйк.  

-Бу нинди җөмлә?

-Димәк монда ничә гади җөмлә бар инде?

-Бу җөмлә 2 гади җөмләдән тора икән. Ә ничек язылган соң алар? (Кушылып)

-Кушылып язылгач аны ничек атарбыз инде? (Кушма җөмлә)

-Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр инде, Раушан?  (сл.5)

-(Гади һәм кушма җөмләләр)

Дәреслектәге кагыйдә белән танышу.

 Ял минуты.    МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы

  -Иң кечкенә җөмлә ничә сүздән тора?(1)

  -Ал сүзендә ничә хәреф? (2)

 -Укучылар сүзендә ничә иҗек? (4)

 
  1. 3.      Укытучы белән эш.

Дәреслектән (80 нче күнегү) “Песнәк” хикәясе укыла. Җөмләләрнең баш кисәкләре табыла. Җыйнак һәм җәенке җөмлә икәне әйтелә. Нәтиҗә.

Кагыйдә укыла, 59 нчы бит.

  1. 3.      Мөстәкыйль эш.

III . Теманы ныгыту.

Карточка буенча эш. (Төркемнәрдә)

-Мин сезгә Тукай абыегызның шигырьләреннән өзекләр бирәм. Сезнең максатыгыз оештыручы үзәкне табып нинди җөмлә икәнен әйтү һәм өзекнең кайсы әсәрдән икәнен белү. Оештыручы үзәккә нәрсәләр керде инде?

  1. 1. Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә. (“Гали белән кәҗә”шигыре)

  1. 2. Язлар җитте, карлар эри башладылар,

Толыплылар  толыпларын ташладылар. (“Яз галәмәтләре” шигыре)

3.Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим сезгә тимим;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! (“Кошларга” шигыре)

  1. 4.      Мөстәкыйль эш.
  2. 5.      Укытучы белән эш.
  3. 4.      Укытучы белән эш.
  4. 5.      Мөстәкыйль эш.

Карточка буенча эш.         

Сүзләрне тиешле урыннарга куеп, җәенке җөмләләр төзеп язарга.

Татарстанның, Казан, башкаласы.

Урнашкан, Идел, буенда, елгасы, ул.

Күп, шәһәребездә, биналар, борынгы.

Төзелә, монда, биналар, да , яңа.

Үсә, яңара, Казан, елдан-ел.

Эш дәфтәрендәге 103 нче күнегү өстендә эш.

Ребус чишү. (Тукран, шарф) Шул сүзләр белән җыйнак җәенке җөмләләр төзү.

Җөмлә төзү.

-Әйдәгез,  үзегез дә кушма җөмләләр төзеп карагыз әле.( телдән)

Тест эшләү

1. Гади җөмлә ничә җөмләдән тора?

А) ике җөмләдән    ә) бер җөмләдән    б) өч җөмләдән    в) дүрт җөмләдән

2.Нинди җөмләләр кушма җөмләләр дип атала?

А)бер генә җөмләдән торган җөмлә   б)  ике гади җөмләдән торган

в) ике яки берничә гади җөмләдән торган җөмлә.

3. Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына нинди тыныш билгесе куела?

А) сызык   ә) өтер   б) өндәү билесе   в) куелмый

4. Җөмләнең оештыручы үзәге дип нинди кисәкләргә әйтәләр?

А) ия белән аергыч    ә) аергыч белән хәбәр   б) ия белән хәбәр    в) эндәш сүз белән ия

5. Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас  җөмләсе

а) кушма җөмлә б) гади җөмлә  

IV.Йомгаклау. Рефлекция.

-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?(смайликлар күрсәтү)

Бәяләү.  Молодцы, укучылар, булдырдыгыз. Бу белемнәрегезне киләчәктә дә кулланырсыз дип уйлыйм.

    - Ә бүген мин дәрестә тест өчен билге куям. Ә Ясминәгә карточкадагы мөстәкыйль эше өчен билге куям.

V. Өй эше.  1) Әдәби әсәрләрдән 3 кушма җөмлә табып язып килергә ;

                     2) 107 нче күнегүне эшләргә.

                     -Ә Ясминәгә шулай ук эш дәфтәреннән 102 нче күнегү.

                      Әдәби әсәрләрдән 3 кушма җөмлә табып язып килергә.

-Дәрес тәмам.

У вас нет прав для создания комментариев.