header

Пятница, Октябрь 20, 2017
 
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
Яңа Чишмә муниципаль районы
Зирекле лицее
Берләштерелгән сыйныф сәгате
“ЧИСТАЛЫК ДӘРЕСЕ”
“ЭКОЛОГИК ЭРУДИЦИОН”
Вагизова Ф.Г.
«Яшел патруль»
экоүзәк җитәкчесе .
2016-2017 уку елы
А.Б. Исәнмесез, хәерле көн, дуслар! Бүген без сезнең белән гадәти булмаган эрудицион сыйныф сәгатенә җыйналдык. (слайд1) 2017 ел – “Экология” елы буларак игълан ителде. Шул тема кыссаларында оештырылган бүгенге сыныф сәгате- чисталык дәресенә рәхим итегез.
(слайд 2)
Мин бүген бик сәер, куркыныч төш күрдем.
Буш калган шәп - шәрә җир өстендә йөрдем.
Урман да, кырлар да, елга да югалган,
Бар җиһан карага төренеп, чишмәләр тын калган.
Уңда да, сулда да берни юк, беркем юк.
Яллангач җир өсте тавышсыз ыңгыраша, елый күк.
Ашыгам каядыр-аяклар атламый
Шашынып кычкырам - тавышым яңгырамый.
Я хода! Кешеләр, сез кайда!
Бу җиргә ни булды, сайрамый кошлар да?
Колакны чыңлатып яңгырады бер аваз-
Әллә җир эченнән,әллә соң галәмнән?
- Әй,кеше!Офтанма, үкенүнең файдасы юк инде.
Табигать бер түгел, мең кабат кисәтте - соң инде.
Сез безгә хыянәт иттегез - алыгыз җәзасын.
Җиһанны кем бозган?
Гаепле үзегез, күрегез җәзасын.
Көпчәкле дошманнар һавны боздылар, бугазны будылар.
Торбалы афәтләр тереклек өстенә кислота яңгыры койдылар....
Табигать ханәбез бик озак чыдады,тилмерде
Соң чиктә кешене ярылган тагарак янында китерде.
Төшемнең иң хәтәр, куркыныч җирендә уяндым
Уянып як-якка карагач, шөкер җир исән икән дип куандым.
Тик күңел барыбер тынычлык тапмады.
Күңелнең түрендә яшерен өн калды,моң калды.
Хөрмәтле укучылар, әлеге шигырьдә автор ни турында әйтергә, кисәтергә теләгән? (җаваплар тыңлана)
А.Б. Әйе чынлап та бүген безнең планетабыз - җир шарына экологик куркыныч яный. Бу курынычның асылы – ПЫЧРАНУ.(слайд3)
Пычырану – бу сүзне ишеткәч, сез нәрсәне күз алдында тотасыз? Нинди төр пычыранулар була? (җаваплар тыңлана)
Ә хәзер “ Балалар теле белән” дигән уен уйнап алыйк әле. (слайд 4)
Балалар аңлатмалары:
1. Аны гап-гади сыер барлыкка китерә.
2. Аз гына күләмдә булса ул – файдалы
3. Әгәр аның күләме артса, ул чып-чын бәлагә әйләнә.
4. Әгәр ул сулыкларга эләксә андагы тереклек ияләренә бик начар була, аларга һава җитми башлый..
5. Аны компостлап куярга кирәк.
(Тирес)
1. Минем бик күп уенчыкларым аңардан ясалган.
2. Ул бик күп төсләрдә булырга мөмкин, аны сындыруы авыр.
3. Әгәр аны яндырсаң бик ямьсез, яман исле төтен чыга, агуланырга да мөмкин.
4. Аңардан ясаган әйберләр бик җиңел була.
5. Аны ташларга ярамый, чөнки ул табигатьтә үзеннән-үзе юкка чыга алмый.
(Пластмасса.)
1. Аны кытайлар уйлап тапкан.
2. Ә бездә аны агачтан ясыйлар.
3. Ул бик яхшы яна.
4. Аңардан кик күп чүп чыга.
5. Гадәттә аңарга язалар һәм рәсем ясыйлар.
(Кәгазь .)
1. Аны комнан ясыйлар.
2. Гадәттә ул үтә күренмәле була.
3. Бик тиз ватыла.
4. Әгә аны җылытсаң, ул камыр кебек йомшак була.
5. Урманда аны ташлап калдырсаң янгыннар чыгуга сәбәпче була ала..
(Пыяла.)
1. Бу нәрсә шәһәрдә бик күп.
2. Бигрәк тә завод-фабрикалар күп булган шәһәәрләрдә күп.
3. Аңардан кешеләр авырый, нервылана башлыйлар, каты кычкырып сөйлиләр.
4. Аны төрле машиналар, станоклар барлыкка китерәләр.
5. Ул тирә-якны пычырата, кешеләргә наркотик кебек тәэсир итәргә дә мөмкин.
(Тавыш.)
1. Ул бөтенләй дә күренми диярлек.
2. Завод-фабрикалар күп булган шәһәрләрдә бигрәк тә күп туплана.
3. Астма, бронхит, рак кебек куркыныч авыруларны китереп чыгарырга мөмкин.
4. Аны яшел яфраклар үзләренең яфракларында туплый алалар.
5. Әгәр ул күп булса шәһәрләрдә лишайниклар үсә алмый.
(Газ калдыклары.)
1. Ул, әйбер ватылса, искерсә барлыкка килә.
2. Аны бөтен кая да – авылда да, шәһәрдә дә, юл кырыйларында да күрергә мөмкин.
3. Аны җыю пунктларына тапшырып акча да эшләп була.
4. Анардан яңа әйбер дә ясарга мөмкин.
5. Аны кара яки төсле дип атыйлар.
(Металл калдыклары.)
1. Һәрвакыт кап-кара төстә.
2. Завод-фабрикалар күп булган шәһәрләрдә бигрәк тә күп
3. Ул бик зарарлы.
4. Аңардан кешеләр аырый башлый, киемнәр бик нык пычрана.
5. Янганда бик күп була.
(Корым.)
1. Без хәзер аңардан башка яши дә алмыйбыздыр инде.
2. Анардан һәркөнне файдаланабыз.
3. Суга салсаң бик күп күбек барлыкка килә.
4. Суда – балыкларны, җирдә үсемлекләрне үтерә.
5. Аның ярдәмендә бөтен нрсәне дә чиста итеп була.
(Юу чаралары.)
1. Ул судан да җиңелрәк.
2. Су өслегенгдә йөзеп йөри.
3. Әгәр елгада машина юсалар, ул бик күп була.
4. Су өстен элпә булып каплап ала да балыкларга суларга ирек бирми.
5. Аны су өслегенннән алырга кирәк.
(Машина мае.)
А.Б.Әйе, пычырану төрле-төрле булырга момкин, ә кем гаебе аркасында килеп чыга соң ул пычрану? (җаваплар тыңлана)
(слайд 5) Атаклы француз язучысы Антуан де Сент – Экзюпири болай дигән:
«Без барыбыз да ЖИР дип аталучы корабльнең пассажиры, димәк, аннан кая да булса күчеп китү мөмкинчелегебез юк.Әгәр кешелекнең табигать белән килешеп яши алуына көче, теләге, акылы җитми икән... , ул чагында, тереклек әсәре дә калмаган, тузан белән капланган ҖИРебез өстенә «ҺӘРКЕМ ҮЗЕНӘ ГЕНӘ ЯХШЫ БУЛУНЫ ТЕЛӘП ЯШӘДЕ» диеп язып куярга калачак.
(слайд 6) Чынлап та, бүген кеше җир шарын чүп контейнерына әйләндерүдә актив эшли. Без барыбызда – кулланучылар һәм елына һәрберебез уртача 20 тонна чимал кулланган булып чыгабыз. Дөрес, шул чималның 97%ын чүп буларак чыгарып ташлыйбыз икән... Уйлап карасак...үзебез генә дә күпме чүп барлыкка китерәбез: моннан 20 ел элек чыгарылган машина 250 мең км. йөргәннән соң гына чүпкә ташланса, хәзергеләр өчен 120 мең км.да җитә. Яңа төр товарлар, киемнәр, куллану кирәк-ярагы...... Куллануга яраклы күпме әйбер чүпкә ташлана.... Нәтиҗә – тау-тау өелгән чүп өемнәре, кая гына карасаң да аунап ятучы плассмасса, политилен, консерва калайлары....
Барыбыз да цивилизация корбаннары булып шул чүп арасында яшәргә үз-үзебезне дучар итәбез.
Әхәзер тест сорауларына җаваплар табып бу проблема турында күбрәк белергә тырышыйк әле.
(слайд 7) Т Е С Т
1.Җир өстендәге иң күп төрдәге чүп:
- Пластмасса
- Пыяла
- Тимер-томыр
2.Дөнядагы иң пычрак шәһәр:
- Мәскәү
- Лондон
- Нью-Йорк
3.Чүпне иң беренче эш итеп:
- Сортларга аерырга кирәк
- Бер урынга җыярга кирәк
- Вакларга кирәк
4.Чүп чыгару урынын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?:
- Файдалы җир һәм грунт суларына зыян китермәүгә...
- Чүп чыгару урыннарын койма белән тирәләп алуга...
- Кирәкле техника булдыруга...
5.Пластмассаны кире эшкәртү өчен кирәк...:
- Компостларга
- Махсус урында, махсус шартларда яндырырга
- Эретергә
Суга кушылып эрүче иң куркыныч катнашмалар:
-Көндәлек чүп калдыкларыс
- Пестицидлар
- Минераль ашламалар
Бу чүпләрнең кайсысы тирәлеккә иң зур куркыныч тудыра?
- Газлар
- Сыеклыклар
- Каты матдәләр
Калдык чүпләр белән көрәшүдә иң яхшы чара...
- Аларны күмеп кую
- Чүп түгүчеләргә штрафлар салу, административ җаваплылыкка тарту...
- Рециркуляция (калдыкларны кабаттан эшкәтү)
Пластмасса шешә үзгәрмичә :
- 10 ел ята
- 50 ел ята
- 100 һәм аннанда күбрәк ел ята
А.Б. Ә менә бу сорауга җавап биргәннән соң без бергәләп экологик мәсьәләләр дә чишеп карый әле.
(слайд 8)Экология +математика
1.“Син ташлап калдырган кәгазь череп бетсен өчен 2 ел, консерв банкасына 45 тапкыр артык вакыт, ә пакетка консерв банкасына караганда 110 елга артык вакыт, пыялага пакетка караганда 5 тапкыр артык вакыт кирәк икән. Кайсы ничә ел чери?”( Консерв б.-90, пакет-200, пыяла-1000ел)
2.“Бер эре предприятие атмосферага елына 200 т сөрем чыгара.Яңа чистарту җайланмалары куйганнан соң сөрем чыгару 20 тапкыр кими.Хәзер һавага күпме сөрем чыга?”(10т.)
3.“Нибары 10 сантиметр гына була
30 яшьлек лишайник та, гадәттә.
Көнгә 60 сантиметр үскән бамбук
Куып җитә аны ничә сәгатьтә?”(4 с.)
Хөрмәтле укучылар, без бүген Җиребезгә куркыныч янаучы көндәлек чүп –чар турында сөйләштек... Ә без җиребезне саклауга нинди өлеш кертә алабыз соң? Менә бу җөмләләрне бергәләшеп дәвам итеп карыйк әле...
(слайд 9) Җөмләләр:
• Битләрнең ике ягына да языгыз һәм (файдаланылганын макулатурага тапшырыгыз)
• Эчәргә дигән суларны пыяла савыттагыларын сатып алырга тырышыгыз, чөнк...(аларны күп тапкыр кулланып яки кибетләргә тапшырып була)
• Кирәгеннән артыгын... (сатып алмагыз)
• Үзең кимәгән киемне.... (кемгәдер бирергә мөмкин)
• Уйнап туйган уенчыкларны... (кем беләндер алышырга яки кемгәдер бүләк итәргә мөмкин)
• Макулатура, пыяла җыю пунктлары турында белеш һәм (файдаланудан калганнарны анда илтеп тапшыр)
• Пыяла әйберләр белән сак бул, аларны ... (җыю пунктларына тапшырырга мөмкин)
• Азык калдыкларын җыеп, компост ясап ... (ашлама итеп кулланырга мөмкин)
• Плассмасса әйберләр бик файдаланырга тырышма, чөнки...... (алар табигатҗтә юкка чыкмыча меңәр ел ята ала)
• Ватык әйберләрне чыгарып ташлаганчы... (төзәтергә тырыш)
А.Б. Дуслар, без сезнең белән табигатьне пычратучы сәбәпләр турында сөйләдек. Ә хәзер менә бу слайдларны карап үтик әле (матур табигать күренешләре) (ямьсез табигать күренешләре) Ә бит сакламасак киләчәктә Җиребез менә шундый кыяфәткә дә керергә мөмкин. Бүген уйлан кеше! Син дә, мин дә битараф булмасак кына Җиребезнең киләчәгебез матур да, ямьле дә булыр.

У вас нет прав для создания комментариев.