header

Пятница, Октябрь 20, 2017
 
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Сармановский муниципальный район, МБОУ “Юлтимеровская ООШ”    учитель математики высшей категории, победитель нацпроекта “Образование” 2007, 2014 гг. Гайнутдинов Мехамат Сабурович       

Укытучылыкка мәдхия.

Мәктәптә бүген  минем  өченче чыгарылышым. 7- нчедән 11 гә кадәр укыткан укучыларым өчен соңгы кыңгырау яңгырый. Соңгы кыңгырау- ул урта мәктәпне  тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юл алган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур, тынгысыз да, соклангыч та, авыр да булуын искәртеп тора кебек.

Сөнечле моңлы чагым,

Таралыгыз, кайгыларым!

Әнә ничек канат кага,

Юлга чыга балаларым

Алларында әле рәшә,

Өметләре алга дәшә

Ялгышмагыз, адашмагыз

Танымыйча вак җаннарны...

Минем кулымда сезнең истәлеккә язган хатларыгыз. Эчкерсез самими юллар.

    Укытучым! Сез минем тормышымның якты хатирәсе. Әлбәттә, һәркем аңа урын түрдән билгеләгән. Төн йокыларын йокламыйча, укучыларым, дип өзгәләнүче тәүлекнең һәр мизгелен нарасыйларын уйлап үткәрүче, яшь буынның әхлак-әдәбе сез ул, хөрмәтле укытучым. Уйларымны укыган кебек, күзләремә карыйсыз.Укытучым, күпме сездә сабырлык һәм түземлелек:  кирәк вакытта мактап, кирәк чакта әрләп,үгет-нәсихәтегезне безгә сеңдердегез. Авыр мизгелләрдә ярдәмче дә, хаталар ясаганда төзәтүче дә сез идегез. Кабат сезгә карыйм. Карашыгызда халкыбызга хас түземлелек, ягымлылык, мөлаемлылык, шул ук вакытта таләпчәнлек тә үз урынын алган. Яшьлегезнең гүзәл мизгеле, хакыйкәтнең узе сез- кадерле укытучым.

Сезнең күз арашыгызда Кол Гали, Каюм Насыйри, Әбүгалисинәләр, Фирүзәләр аңы. Бездә якты   тойгылар тәрбияләдегез, олыны олы, кечене кече итәргә, изгелек, мәрхәмәтлек, кеше сорамаганда да аңа яхшылык эшләргә әзер торырга, тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шуның өчен көрәшергә өйрәттегез. Бездә беркайчан  да тиурчылык эше тынып тормады, кызыл галстугларны бетергән чакта да безнең күкрәкләрдә  Татарстан флагы- значогы балкыды, сез туган җиребезгә, табигатебезгә мәхәббәт уяттыгыз.

                  Минем бүген өченче чыгарылышым.

Сайладым мин укытучы эшен

Сынар өчен сабырлык көчен

Сайладым мин укытучы эшен

Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешем

Яраттым мин мәктәпне

Шунда таптым бәхетемне

Ярата белгән йөрәгем

Сиңа мең-мең рәхмәтем.

Ару-талуны белмәдем

Татыдым хезмәт дәртен

Тынгылык белми йөрәгем

Сиңа мең-мең рәхмәтем

Янмый –көйми дәрес тумый

Беләм яну михнәтен

Дәрестә янган йөрәгем

Сиңа мең-мең рәхмәтем

Балалар сөйгән йөрәгем,

Тынгылык белмәгән йөрәгем

Дәрестә янган йөрәгем

Балача калган йөрәгем

Сиңа мең-мең рәхмәтем

     Мин төгәл фәннәр укытам. Ләкин фәнни белем белән генә чикләнгән дәрес җансыз, күңелсез һәм еш кына файдасыз булырга да мөмкин. Дәреснең иң фәнни өлешен тәрбияви  итә белсәң генә, син үзеңнең граҗданлык бурычыңны үтәгән дип саный аласың. Фәнне яраттыра алган, үзенең дәресләрен тәрбияви югарылыкта уздыра,  балалар ышанычын, теләктәшлеген яулаган укытучы гына  бәхетле була, укучыларна бәхет ачкычы бирә ала. Яңа информацион технологияләр, компьютер һәм интернет Non-stop режимында дәрес бирү –болар заман таләбе. Әгәр дә бүген минем белән, үзем укытып чыгарган укучыларым- колегаларым эшли икән, мин бәхетле. Мин ана телемдә, саф татар телендә дәрес бирә алуым белән, күңелемнең җылысын балаларга бирә алуым белән бәхетле. Шушы елларда купме укучылар укытучы һөнәрен сайлады. Кайда гына эшләсәгез дә - Юлтимер  һәм Актаныш, Әлмәт һәм Чаллы,  сез барыбер минем укучыларым, минем хезмәт җимешем.

    Ирексездән үземне укыткан укытучыларым искә төшә. Күпме очрадыгыз сез минем гомер юлымда. Кайсыберләре бу фани дөньядан китеп тә барды.Нөркәй мәктәбендә белем биргән  Гөлҗәүһәр апа- сез бит инде безне укытканда 55 нче яшегез белә бара идегез. Кич белән интернатка безнең янга килеп, сез  моннан 25 елек  Украинада детдом директоры булган чагыгыздагы үзегезнең укучыларыгыз белән горурланып  сөйли, безгә аларның  хатларын укый идегез. Кайдан гына килми алар, Ерак Көнчыгыш, Урал, Себер, хәтта чит илләрдән  дә. Бәйрәм открыткаларын да колачлап ала идегез.  Сездәге кешегә булган ихтирам, кешегә булган ышаныч, оптимистик караш хәйран калырлык. Язмыш сынавының барлык авырлыгын үз җилкәсендә татыган  Гөлҗәүһәр апа. Бу юллар сезнең рухыгызга дога булып ирешсен.

Укытучы синең күңелеңдә

Ахры сүнмәс кояш яшидер

Шуңа күрә син җиһанда олы,

Иң сөйкемле кешедер.

Синең кузләреңдә һәрвакытта

Шул кояш нуры чагыла

Йөзендәге һәрбер җыерчыктан

Сыймаганга якты агыла.

Җылылыкка мохтаҗ күпме җаннар

Синең янга килеп җылынган.

Йөрәгеңдә шифа бирә торган

Күпме энергия җыелган.

    Институт елларында еврей милләтеннән булса да, татар халкына  аеруча зур ихтирам белән караган Капустина Татьяна Васильевна,  Иосиф Львович Штейнберг,  деканыбыз Шайхенур Габдулхакович Хафизов- сез өйрәттегез мине   укытучы һөнәренә, сез өйрәттегез мине    киң мәгънәсендә укытучы булырга. Мәктәптә эшли башлагач та, минем остазларым  Азалактан Мәдинә апа,  физика укытучлары Мәдина Миннебаевна,  Мәхмүт Газдалович, методистлар  Рүзилә Карибулловна, Гөлфия Вәҗетдиновна- мин рәхмәтле барыгызга , мең-мең рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Сезнең эчкерсез киңәшләрегез, методик ярдәмнәрегез мине бүген менә шушы сәхнә түренә меңгезде.

Сүзләремне сөйлим үлчәп мин

Һәр адымым минем үлчәүле

Ләкин үзем һаман бала җанлы

Балалардан миңа күчәме.

Киң күңелем үпкә-рәнҗүләрне дә

Гафу  кыла, үпкә сакламыйм

Мин өйрәткән тормыш гыйлемнәре

Кемнәр белән генә атламый

Язмыш миңа бәхет  насыйп иткән

Ниргәлибез кеше акылын

Без төзибез холык-фигыльләрнең

Ефәкләрен, көмеш алтынын

Бер гөнаһсыз күзләр, самими йөзләр,

Без өндәсәк , утка сикерә

Букчаларда китап кына түгел

Ышаныч һәм бәхет китерә

Без сезнең белән искиткеч авыр бер чорда- күчеш чорында яшибез. Аның авырлыгы, иң беренче чиратта, укытучыга  килеп кагыла. Бөтен бер дәүләтләр , җәмгыятьләр таркалган вакытта да укытучы үзенең кыйбласына, яктылыкка,  яхшылыкка ышанычын саклап калырга һәм, иң  мөһиме, яшь буында да шул сыйфатларны тәрбияләргә тиеш. Укытучыларның “Алтын кодексына” язылганча- “Укыт, чөнки син укытучы. Гаеп такма,  ягъни хөкем итмә, чөнки син судья түгел. Беркемнән дә түземсезлек белән рәхмәт көтмә.”

 

Караңгылык пардәләрен ярып,

Күктә йолдыз булып янасың.

Гомер буе янып яши алсаң-

Укытучы була аласың.

Сулар үргә каршы акмаса да,

Таулар, үрләргә дә агасың.

Биеклектән биеклеккә менсәң

Укытучы була аласың.

80 нче еллар ахырында миңа  Владивосток шәһәрендә ирексездән  бер вакыйганың шаһиты  булырга туры килде. Сергей Лазо исемендәге  китап магазинында  ике өлкән яшьтәге украин хатыны  дәреслекләр  сайлыйлар Шунда бересе кинәт кенә : “А ты знаешь, я ведь училась у Сухомлинского»,- диде.  Бер караганда  очраклы гына реплика шикелле, ләкин ул  аны шундый горурлык, шундый эчкерсезлек белән әйтте. Әгәр дә еллар үткәч безнең укучыларыбыз  үз укытучылары турында  шулай дип әйтәләр икән, шуның өчен генә булса да укытучы булып калырга, укытучы булып яшәргә  һәм яшьнәргә була.

Гайнетдинов М.С.

Сарман районы, Юлтимер  мәктәбе.

У вас нет прав для создания комментариев.