header

Пятница, Октябрь 20, 2017
 
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 

Хушлашу.

     Авыл  мәктәбен ябачаклар икән.  Укучылар күрше авылга барачак. Бу хәбәр авылга аяз көнне яшен суккан кебек  булды. Ничек инде мәктәпне ябалар. 1932 нче елны элекке  мулла өендә оештырылып, сугыш елларында да эшләгән мәктәп  ничек инде 21 гасырда яшәүдән туктап кала?  Була икән шул. Бу хәбәр дә чынга ашты. Мәктәп ишегенә   йозак салдылар, барлык җиһазларын “базовый” мәктәпкә ташыдылар.  Бу хәбәрдән соң да айлар артыннан айлар узды. Сары көзләр артыннан салкын кышлар да җитте.

     Акшарланган стеналарны  инде  бәс баскан. Коридорларны яңгыратып торган бала авазлары да инде мәңгегә тынып калган.  Ләкин мәктәп әле үзенең балаларын көтә, аңа  һәр таңда  ишекләрен ачып: “ Саумы, мәктәп!”,- дип эндәшерләр сыман тоела. Ак бантиклы кызларын, мәктәп формасында чабып йөрүче улларын  сагына. Ул әле үзенең стеналарында узган бәйрәм –кичәләрне сагынып,  өмет белән яши.  Күпме буын балаларга зиһен биргән  белем учагы үзе бүген мескен хәлендә. Ул бүген нигәдер кечерәеп, бөрешеп калган  кебек тоела.Мәктәп бакчасында үскән алмагачларның гына ботаклары тәрәзә пыяласына кагылып аваз бирәләр. Ачык форточкадан кергән җил дә үзенә юлдаш таба алмый сыман.Ишегалдында үскән колач җитмәс агачлар да бүген ятим, бик ятим. Мәктәп каршысында утыртылып җәй буе тирә- юньгә ямь биреп торган георгин, кашкарыйлар һ.б.  кар астыннан моңсу гына  соңгы авазын  бирә сыман. Мәктәп бетсә , авыл бетә дигән әйтемне бик еш кабатлыйлар .  Икенчеләре авыл мәктәпсез дә яши ул дип өсти. Ләкин яшәү белән яшәү арасында да аерма бик күп.  Ул яши дә алмый, шул ук вакытта юкка да чыгаалмый. Яшәү һәм яшьнәү.   Өч авылга хезмәт күрсәткән  мәктәпнең кемгә зыяны тигәндер? Шушы сорау борчый  күпләрне. Бу заман шаукымына иярүме, әллә сәбәбе  башкада, тирәндәме?  Буш сыйныф бүлмәләрендә  стеналарда ара-тирә калган  күргәзмә әсбаплар үзләренең укучыларын сагынып көтәләр. Дивар   кисәге белән бергә куптарылып алынган сыйныф такта урыннары  күңелдә шом уята.  Бушап калган сыйныф , лаборатория, киаптханә бүлмәләре.  Сезне күргән саен йөрәктән кан тама. Салкын акыл аңласа да, йөрәк кабул итә алмый бу халәтне. Бары яран гөлләр генә безнең гомер  көзе җиткән дигән сыман хуҗасыз калгач, сулганнар.  Хуш мәктәбем, гомеремнең иң күркәм еллары синең стеналарында узды.  Мин сиңа мең, мең кат рәхмәтле. Бары безгә рәнҗеп кенә калма. Соңгы елларда инде күпме мәктәп реформалаы булып узды.  Ләкин элекке СССР мәктәбенең дөньяда  белем бирү дәрәҗәсе буенча алдынгылар рәтендә икәнен  онытырга ярамый. Коррупцигә каршы көрәшәбез дип, аң-белем бирү , бала язмышы белән шаярырга ашыкмагыз. Кызганычка каршы,  әмерләр югарыда кабул ителә, астагылар бары үти генә.

      Юкәләр, кар өянкеләр, сез шаулыйсыз, серләшәсез. Аңлыйсызмы икән минем халәтне. Маңгай тире тамган мәктәбем, газиз авылым. Алда сине язмыш көтәдер, әйтүе кыен. Ләкин син бүген исән икән, караңгы төндә маяк булып утың балкый икән, мин бәхетле.  Мин бәхетле, ышанам синең  авырлыкларны җиңеп аяккак басуыңа. Ни дисәң дә кешене өмет яшәтә . Без барыбыз да балачак иленнән. Балачакның хыял диңгезендә йөзеп, әткәй-әнкәй янында канта чыгарабыз, шунда очарга өйрәнәбез, канат кагабыз.

    Инде пенсия яшендәге өлкән  буын укытучылары. Ничек түзә  торгандыр Сезнең йөрәк. Гомер буе  балалар белсен дип тырышып көч куйган белем учагы бер көнне тынып калсын. Язмыш шаяртуымы, әллә  ачы хакыйкәтьме? Сорау да, сорау- җаваплары гына ишетелми.

Ганетдинов  М.С. Сарман районы, Кормаш авылы

У вас нет прав для создания комментариев.