header

Пятница, Октябрь 20, 2017
 
Рейтинг:   / 1
ПлохоОтлично 
Әлифба бәйрәме.
Әтнә муниципаль районы Югары Сәрдә башлангыч сыйныфлар укытучысы: Закирова Гүзәл Ясәви кызы.
Кышкы урманнар бушап калган,
Кышкы урам да тынган.
Бар да безгә килгәннәр,
Бәйрәм булсын, дигәннәр!
Кадерле ата-аналар, ку¬наклар! Бүген бездә зур бәйрәм - 1нче сыйныф укучылары Әлифба китабы белән саубулла¬ша. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр, шигырьләр, җырлар, әйтемнәр, та¬бышмаклар сөйләргә, әдәпле булыр¬га, өлкәннәрне-кечеләрне ихтирам итәргә, иптәшләре белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
Хөрмәтле ата-аналар! Әлифба бәйрәме, сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңыш¬ларында сезнең дә өлешегез зур! Бәйрәмегез котлы булсын!
Күч безнең күңелгә,
Җыр яме, җир яме!
Рәхим ит, түрдән уз,
Әлифба бәйрәме!
(Залга музыка астында шарлар, чәчәкләр тотып, укучылар керәләр.)
Җыр: "Бәйрәм бүген".
Күңелләр шатлыклы булганга
Без җыелдык бүген бу залга.
Әтиләр-әниләр, карагыз:
Без бергәләп күңел ачабыз.
Бәйрәмнәр бик күп болай да
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм – балачак.
Ә тагын да шәбрәге
Әлифба бәйрәме булачак.
Күчкәнме бу залга
Дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә -
Әлифба бәйрәме!
Бу матур бәйрәмгә
Кушыл, дус, әйдәле!
Мәктәпне гөрләтсен
Әлифба бәйрәме!
Без бит әле быел гына
Мәктәпкә диеп килдек.
Ә аңарчы көн буена
Бакчага йөргән идек.
Хәрефләрне тиз өйрәндек,
Сүзләр төзеп уйнадык.
Көн дә иртән сагынып килдек,
Мәктәптән без туймадык.
Язарга да өйрәндек
Ручка тотып кулларга.
Хәрефләрне тездек без
Тигез матур юлларга.
Бүген сезнең алда без
Зур сынаулар үтәрбез.
Үзебезнең осталыкны
Сезгә дә күрсәтербез.
Зур ярдәм итәр безгә
Дәрестә алган белем.
Таяныч булыр юлда
Әлифба биргән белем.
Җыр: "Өйрәтәләр мәктәпләрдә".
(Укучылар шигырьләр сөйлиләр һәм әлифба сүзе килеп чыга, кулларында рәсемле әлифба.)
"Ә" Әткәй-әнкәй, газизләрем,
Гомер биргәнсез безгә.
Изге итеп үстерәсез,
Мең рәхмәтле без Сезгә.
"Л" Өйрәндем мин күп хә¬рефләр
Тырышып, тирләр түгеп.
Мин яратам "Л" хәрефен ,
Кабатлыйм, мин "Л" диеп.
И хәрефе ипидә бар,
Бар ул ил һәм иректә.
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
Фил бүрәнә ташып йөри
Кара урман эчендә,
Һаман тора күз алдымда
Күрсәм дә тик төшемдә.
Бәр барабан, уйна быргы
Бар кешеләр ишетсен.
"Б" дан башка бәйрәм югын
Барчасы белеп торсын.
Алма диләр алларын да,
Яшелен дә, агын да.
Гел аласы килеп тора
"Алма" дигән чагында.
Барысы бергә:
Һәммәбезнең үз урыны ,
Һәммәбез дә кирәкле.
Безне әлифба китабы,
Дус булырга өйрәтте.
(Залга Әлифба китабы керә.)
Әлифба. Минем нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.
Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм . Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.
• Нинди аваздан сүз башланмый? (ң)
• Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
• Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2- тартыклар, сузыклар)
( Табышмаклар)
1) Күрешергә кулы юк,
Сөйләшергә теле юк.
Аның белән күрешмәгән ,
Киңәшмәгән кеше юк.(китап)
2) Күрсәтергә юк кулы
Эндәшергә юк теле.
Зирәклекне, тырышлыкны
Күрсәтә тора үзе. («5»)
Әлифба. Молодцы, укучылар, булдырдыгыз!
Укытучы. Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.
Сине укып бетерсәк тә
Күңелләрдә калырсың.
Синсез белем дөньясына
Юлны ничек табарсың?
Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,
Олы бәйрәмең өчен.
Тагын да күп белер өчен
Беркем кызганмас көчен.
Әти-әнием дә әле
Әлифбаны сагынган.
Кызыгып торалар иде
Мин укыган чагында.
Беренче китап син булдың,
Әлифба дус, хуш инде...
Юк ла, хуш димик, исән бул –
Син аерылмас дус инде!
Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,
Бәлки юлларым китәр еракка.
Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,
Сине онытмам, дустым Әлифба!
Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,
Бик озын-озак юллар узарбыз.
Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,
Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!
Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел "5" кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!
(Туган тел керә)
Исәнмесез, дусларым!
Мин Туган тел буламын.
Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,
Матур итеп сөйлисез.
Туган телне яратсагыз,
Тагы да күп белерсез.
Туган тел – иң татлы тел.
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма,
Туган телне онытма!
Туган тел ул бездән соң
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
Укытучы. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.
Җыр: "Туган тел".
Укытучы. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.
(Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.)

У вас нет прав для создания комментариев.