header

Понедельник, Сентябрь 25, 2017
 
Рейтинг:   / 3
ПлохоОтлично 
 

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе"

8 сыйныф география фәненнән “Россия регионнары табигате бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау”  темасы буенча дәрес конспекты.

Автор: Саляхова Гөлгенә Габдулла кызы

География укытучысы

2014 ел

План

Тема: Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шартларының йогынтысы

Максат: Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шарталарының йогынтысын ачыклау.

Мәсәләләре:

Укыту: укучыларга табигать шарталарының кеше сәламәтлегенә йогынты ясавын, медицина географиясе, экстремаль шартлар, стихияле күренешләр, стихияле күренешләрнең географиясе,  стихияле күренешләрнең классификациясе төшенчәсен өйрәтү.

Үстерү: укучыларның уңайсыз табигать шартлары, аларның географиясе турындагы белемнәрен, карта белән эшләү, схемалараны анализлау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: коллектив белән һәм индивидуаль эшләргә өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Терәк белемнәр: сейсмик актив өлкәләр, җир кабыгы төзелеше, табигатьнең уңайлы шарталары, табигы зоналар.

Яңа белемнәр: Медицина географиясе, уңайлы климат шартлары географиясе, экстремаль шартлар, стихияле күренешләр, стихияле күренешләрнең географиясе,  стихияле күренешләрнең классификациясе.

Дәрес формасы: аңлатмалы-күрсәтмәле

Дәрес методы: комбинацияле

Дәрес тибы: яңа белемнәрне үзләштерү.

Кулланылган әдәбият:

  1.       Баринов И. И. География. Россиянең табигате: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек/ И. И. Баринова; Русча 10нчы стеретип басмадан Р. З. Закирова, Л. Р. Камалиева тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2006.-285б.: рәс. б-н.
  2.       География. 8кл.: атлас.-4-е изд. стереот. – М.: Дрофа; Издательство ДИК, 2012-48 с.: карт., ил. Руководитель проекта О. Д. Дубовая.
  3.                 Географик диктант: Таудан түбәнгә төшкәндә исүче кайнар җилләр.
  4.                 Нарат урманнары белән капланган, 3-10 м га кадәоле ком өемнәре.
  5.                 Дала тигезлекләрен чолгап алган кече урманнар.
  6.                 Өскә атылып чыккан тау токымнары өслеге.
  7.                 Шул урында гына очрый торган, башка җирләргә таралмаган организм төрләре.
  8.                 Байкалда 60м/с тизлек белән исүче көчле җил.
  9.                 Башка җирдә очрамаган боз үзәкле гөмбәзсыман калкулыклар.
  10.                 Бер як бите сөзәк, икенчесе текә булып төшкән тезмәләрдән торган тау.
  11.                 Тауларда өстән исүче көчле салкын җилләр.
  12.             Тезмә күлләрдән барлыкка килгән үлән инешләре.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1. Оештыру моменты

Укучыларны сәламләү, дежур укучыны билгеләү

Укытучыны һәм бер-берсен сәламләү

2.  Укучыларның терәк белемнәрен актуальләштерү

 

Географик диктант биремнәрен башкару:

1.Феннар

2. Гривалар

3.  Колки

4. Трапплар

5. Эндемик төрләр

6. Сарма җилләре

7. Гидролакколитлар

8. Куэсталы тау төзелеше

9. Бора

10. Отуряхлар

3. укучыларны яңа тема, максатлары белән таныштыру

Дәрес темасы: Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шартларының йогынтысы

Максат: Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шарталарының йогынтысын ачыклау.

Сезгә биремнәрне үтәү өчен карточкалар бирелә, карточкага исемегезне язып, җавапларыгызны шунда теркәргә кирәк. (Приложение №1)

 

4. Мотивлаштыру

Аерым укучыга өстәмә материал белән чыгыш ясарга тәгъдим ителә

Аерым укучының чыгышы: Галимнәр исәпләвенчә кешенең максималь гомер озынлыгы 112-115 яшь. Сәламәт яшәү рәвеше алып барганда, уңайлы шартларда һәркем уртача 95 яшькә кадәр яши ала. Россиядә уртача гомер озынлыгы – 66 яшь. Ләкин төньяк  һәм урман-тайгалы районнарда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы күпкә кыскарак. Уңай шартларда яшәүче хатын-кызларның гомер озынлыгы ир-атларныкына караганда озынрак: хатын-кызларның уртача яше-73, ир-атларныкы-56 яшь. Табигатнең уңайсыз шартларында яшәүче хатын-кызларның гомер озынлыгы, киресенчә, ир-атларныкы белән чагыштырганда кыскарак. Уңайсыз шартларда яшәүче хатын-кызларның гомер озынлыгы белән уңайлы шартларда яшәүчеләрнеке арасында аерма шактый зур икәнлеге билгеле.

5. Яңа теманы өйрәнү

Таймд Пэа Шэа:

Укучыларга карточкаларда “Кешенең яшәвенә һәм сәламәтлегенә табигать шартларының йогынтысы” дигән схеманы тутырырга тәгъдим ителә, соңыннан укучылар парлап бер-берсенә тулы җавапларны аңалаталар.

Медицина географиясе терминын аңлату: кеше авруларының географик таралу закончалыкларын таралуын өйрәнеп, бу авруларга каршы көрәш чараларын билгеләүче фәннең бер тармагы. Территориянең табигый үзенчәлекләрен өйрәнеп, аның кеше сәламәтлегенә йогынтысын ачыклый.

Сималтиниус  Рэлли тэйбл: 2 укучлар үзлектән табл-ны бер үк вакытта тутыра, һәм карточкаларны тикшерү өчен бер-берсенә бирә.

Атласның 30-31 нче битен кулланып, карточкадагы “Уңайлы климат шартлары географиясе” дигән табл. тутырту.

Экстремаль шартлар терминын аңлату: кеше организмы өчен гадәттән тыш уңайсыз шартлар.

Экстремаль шартлар төрләре схемасын тутырту

Стихияле күренешләр терминын аңалату: табигый процессларның нормаль барышы кинәт үзгәреп кеше өчен куркыныч тудыруы.

Стихияле күренешләрнең классификациясе табл. дәреслекнең 243 нче битендәге  85 рәс . буенча тутырту.

Атласларның 30-31 нче битен кулланып, стихияле күренешләрнең географиясе дигән графаны тутырту.

Финк-Райт Раунд Робин. (уйла,яз, фикер алыш):

Экстремаль шартлар” белән “стихияле табигый күренеш” арасында нинди аерма бар?

Карточкаларның беренче биремнәрен үтәү.

Терминны тактадан карточкаларга күчереп язу

Табл. Тутыру

Тактадан терминны күчереп язу

Схеманы тутыру.

Терминны күчереп язу

Табл. тутыру

Стихияле күренешләр географиясен ачыклау.

Җавап язу, фикер алышу

Ныгыту

Куиз-Куиз- Трэйд (Командадан һәр кеше бирелгән темага сорау уйлый һәм сорауны 2 нче командадан бер кешегә бирә, җавап бирүче сорауга җавап таба алмаса, сораучы җавапны аңлата)

Тема: табигатьнең кеше эшчәнлегенә йогынтысы.

Тик-Тэк-Тоу (квадрат эчендәге 3 сүзне төрле юнәлештә кулланып (вертикаль, горизонталь, диагональ)  командадан һәр кеше 2 –әр җөмлә языгыз:

1 команда  - диагональ буенча

2 команда  - вертикаль

3 команда - горизонталь

Кеше сәламәтлеге

Стихиле күренешләр

Уңайлы шарталар

Экстремаль табигый шарталар

төрләре

географиясе

йогынтысы

Саклану чаралары

Уңайсыз географик шарталар

Биремне үтәү

Рефлексия.

Йомгаклау. Өй эшләре бирү

Табигатнең кеше  сәламәтлегенә уңай йогынты ясаучы географик районнары презентациясен карау.

Йомгаклау, билгеләр кую.

Өй эше: п 44, табл. “Табигый стихияле күренешләр белән көрәшү чаралары” – эссе.

 

У вас нет прав для создания комментариев.