header

Понедельник, Сентябрь 25, 2017
 
Рейтинг:   / 6
ПлохоОтлично 
 

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе"

8 сыйныф география фәненнән “Россия регионнары табигате бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау”  темасы буенча дәрес конспекты.

Автор: Саляхова Гөлгенә Габдулла кызы

География укытучысы

2014 ел

План

Тема:  “Россия регионнары табигате бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау”.

Максат:1. “Россия регионнары табигате бүлеге буенча алынган белемнәрне ныгыту.

2. Контроль эшкә әзерлек.

 Мәсәләләре:

Укыту: Укучыларны Россиянең регионнары табигате буенча өстәмә материаллар белән таныштыру.

Үстерү: Укучыларның Россия регионнары табигате буенча белемнәрен ныгыту, аларның  карта белән эшләү, схемалараны анализлау күнекмәләрен үстерү.

Тәрбияви: коллектив белән һәм индивидуаль эшләргә өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Терәк белемнәр: Табигый регионнар, Урал, Кавказ, Рус тигезлеге, Көнбатыш Себер, Урта Себер, Көнчыгыш Себер, Ерак көнчыгыш табигый районнары.

Яңа белемнәр: Россиянең табигый  рекордсменнары, табигый уникумнар.

Дәрес формасы: аңлатмалы-күрсәтмәле

Дәрес методы: практик, үзлектән эшләү, стимуллаштыру, контроль, эзләнүле

Дәрес тибы: алган белемнәрне системалаштыру.

Җиһазлау: ИКТ, Россиянең физик географисяе картасы, 8 сыйныф өчен атлас, укучыларга таратма карточкалар.

Кулланылган әдәбият һәм интернет ресурслар:

  1.      Баринов И. И. География. Россиянең табигате: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек/ И. И. Баринова; Русча 10нчы стеретип басмадан Р. З. Закирова, Л. Р. Камалиева тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2006.-285б.: рәс. б-н.
  2.      http://www.fresher.ru/2013/07/31/prirodnye-chudesa-rossii/

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1. Оештыру моменты

Укучыларны сәламләү, дежур укучыны билгеләү

Укытучыны һәм бер-берсен сәламләү

2.  Укучыларның терәк белемнәрен актуальләштерү

Тест “Россиянең регионнары” ( 2 вариантта) (Приложение №1)

Тест эшләү

3. Яңа тема, максатлары белән укучыларны таныштыру

Дәрес темасы: “Россия регионнары табигате бүлеге буенча гомумиләштереп кабатлау”.

Максатлары: 1. Бүлек буенча алынган белемнәрне ныгыту

2. Контроль эшкә әзерлек.

Дәрес Сингапур методикасына нигезләнеп корылган, Сезгә биремнәрне үтәү өчен карточкалар бирелә, карточкага исемегезне язып, җавапларыгызны шунда теркәргә кирәк. (Приложение №2) Дәрестә 4-әр кешедән тоган  3 (аннан да күбрәк булырга мөмкин) команда формалаша.

Яңа теманы дәфтәрләргә язалар

4. Укучыларның  уку эшчәнлеген мотивлаштыру

(Приложение №3) Кроссворд чишү

Укучыларның кроссворд чишүе

5.  Аерым фактларны, вакыйгаларны гомумиләштерү

1 тур.

Тик-Тэк-Тоу квадрат эчендәге 3 сүзне төрле юнәлештә кулланып (вертикаль, горизонталь, диагональ)  командадан һәр кеше 2 –әр җөмлә языгыз, җавапларыгыз тулы, конкрет мисаллар белән нигезләнгән булсын. (Атласлар белән эшләргә тәгъдим ителә)

1 команда  - диагональ буенча

2 команда  - вертикаль буенча

3 команда – горизонталь буенча

Рус тигезлеге

Рельефы

Үзенчәлекләре

Климаты

Эчке сулары

Кавказ таулары

Көнбатыш Себер

Урал таулары

Табигый зоналары

Мәсәлән, горизонталь буенча: (2 рәт) климаты, эчке сулары, Кавказ таулары сүзләрен кулланып шундый җөмлә төзергә мөмкин: Төньяк Кавказ тауларының климаты уртача климаттан субтропик климатка күчүче пояста ята, эчке суларыннан тау һәм тигезлек елгаларын аерып йөртәләр, Кубань, Терек, Калаус елгалары бигрәк тә зур әһәмияткә ия.

2 тур.

Раунд Тэйбл (бирелгән сорауга командадан һәр кеше үз фикерен командага бирелгән гомуми 1 бит кәгазьгә яза, соңыннан гомуми команданың эшчәнлеге укыла)

“Россиянең табигать истәлекләре” тематикасына туристларга маршрут әзерләгез.

Мәсәлән: Төньяк Кавказның Минерль Сулары курорт районы сероводородка бай чыганаклары белән данлыклы, ә биек тауларда урнашкан Дагстан үзенең чиста һавасы, матур ландшафты, яссы түбәле корылмалары белән аерылып торган тау авыллары белән үзенчәлекле.

Укучылар биремне үтиләр һәм карточкаларга җавапларны язалар:

1 тур: Көнбатыш Себердә табигый зоналар киңлек пояслылыгы, ә Урал тауларында биеклек пояслылыгы закончалыкларына буйсына.

Урал тауларының рельефы формалашуы берничә этаптан тора: палеозойда барлыкка килкән борынгы таулары мезозой һәм палеоген дәверендә тулысынча диярлек имерелгән, неоген чорында тектоник хәрәкәтләр Уралның аерым блокларын төрле биеклеккә күтәргән, тышкы көчләр тәэсирендә таулар тагын җимерелүгә дучар ителгән; эчке суларыннан Уфа, Урал, Миасс, Чусовая Пышма елгалары нык пычранган.

2 тур.

Урал таулары үзенең Көнгер Боз мәгарәсе, топаз, корунд, амазонит, асылташларга бай булган Ильмен тыюлыгы белән данлыклы.

Себернең энҗе бөртеге булган Байкал күле үзенең эндемик (голомянка, таш асты ташбашлары) хайваннары, чиста төче суы белән үзенчәлекле.

6. Алдан үтелгән төшенчәләрне кабатлау һәм системалаштыру

3 тур.

Куиз-Куиз- Трэйд (Командадан һәр кеше бирелгән темага сорау уйлый һәм сорауны 2 нче командадан бер кешегә бирә, җавап бирүче сорауга җавап таба алмаса, сораучы җавапны аңлата)

Тема: 1 команда: Кавказ таулары

           2 команда: Урал таулары

    3 команда:  Ерак Көнчыгыш

Мәсәлән:  Сорау: Ерак көнчыгышның энергия ресурсларын санагыз?

Җавап: нефть, күмер, гидроресурслар, диңгез су күтәрелеше энергиясе, вулкан һәм кайнар чишмәләр җылысы.

Карточкаларда эш

Пар белән эшләү

7.  Фәннең төп теоретик положенияләрен һәм идеяләрен кабатлау һәм системалаштыру

Биологик диктанат: (Приложение №4)

Карточкаларда билгеләмәләрне тутырып языгыз.

Карточкаларда эш

8. Рефлексия Дәресне йомгаклау.

http://www.fresher.ru/2013/07/31/prirodnye-chudesa-rossii/ сайтыннан укучылар белән “Россиянең табигый могҗизалары”  (Природные чудеса России) дигән материалны карау.

Укучыларга тактада кояш рәсеме ясарга тәгъдим ителә, әгәр Сезгә дәрес ошаса һәм Сез дәресне файдалы үтте дип саныйсыз икән, кояш нурларын кызыл төс белән, дәрес ошамаса – зәңгәр төс белән ясагыз.

Билгеләр кую

 

9. Өй эшләрен бирү

241 биттәге 1-4 сорауларга язмача җавап әзерләргә, Россиянең регионнраы бүлеге буенча контроль эшкә әзерләнергә

Көндәлекләргә өй эшләрен язу.

Приложение №1

Россиянең регионнарын гомумиләштереп кабатлау

Тест№1

1. Көнчыгыш Европа тигезлеге нигезендә ята....

А) Борынгы (кембрийга кадәр барлыкка килгән) платформа

Б) Яшь (палеозой вакытында барлыкка килгән) платформа

В) Каледон җыерчыклану өлкәләре

2.  Көнчыгыш Европа тигезлегенең  кайсы өлешендә явым-төшем күләме максималь?

А) Төньякта

Б) Көньяк-көнбатышта

В) Көнбатышта

3. Абсолют биеклеге буенча Урал тауларының күпчелеге нинди төркемгә карый?

А) Тәбәнәк тауларга

Б) Урта биеклектәге тауларга

В) Биек тауларга

4. Кавказ таулары кайсы тау ясалу чорында барлыкка килгән?

А) Мезозой эрасының триас чорында

Б) Кайнозой эрасының палеоген чорында

В) Кайнозой эрасының неоген-дүртенчел чорында

5. Көнбатыш Себердә нинди туфрак тибы өстенлек итә?

А)Арктик һәм тундра-глей туфрагы

Б) Көлсу туфрак

В) Кәсле көлсу туфрак

6. Көнчыгыш Себернең үзәк һәм көньяк өлешләрендә нинди климат тибы өстенлек итә?

А) УКПның уртача континенталь климаты

Б) УКПның континенталь климаты

В) УКПның кискен континенталь климаты

7.  Ерак Көнчыгыш климатына кайсы океан күбрәк йогынты ясый?

А) Төньяк Боз океаны

Б) Атлантик

В) Тын океан

8. Ерак Көнчыгыш елгаларының күпчелегенә нинди су режимы хас?

А) Кинәт су арту режимы

Б) Язгы ташулы

В) Җәйге ташулы

9.  Байкал  алды һәм Байкал аръягы таулары кайсы тау ясалу чорында барлыкка килгән?

А) Альп тау ясалу чорында

Б) Борынгы Каледон һәм байкал тау ясалу чрында

В)Герцин тау ясалу чорында

10.  Бу территориядә химик составы, температурасы һәм башка үзенчәлекләре  буенча төрле булган минераль су чыганаклары бик күп:

А) Урал таулары

Б) Төньяк Кавказ

В) Көнчыгыш Европаның төньяк өлеше

Нәтиҗә:____________________________

У вас нет прав для создания комментариев.