header

Понедельник, Сентябрь 25, 2017
 
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 
 

           

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение №35 «Берёзка» п.г.т. Васильево Зеленодольского района Республики Татарстан

                                  Развлечение для детей

              подготовительной  к школе группы

                   Тема: «Әкиятләр буенча сәяхәт”

            

                                   Автор: Хайруллина Фирая Тафкельевна

                                               первая квалификационная категория

                                               воспитатель по обучению татарскому языку

                                                        2016 год      

                                       « Әкиятләр буенча сәяхәт»

Максат: Әкиятләр турында алган белемнәрне ныгыту,тирәнәйтү. Әкият буенча куелган сорауларга җавап бирергә өйрәтү. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерү: табышмаклар,

шигырьләрне урынлы куллану. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү. Матур әдәбияткә кызыксыну уяту, китапларга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Җихазлау: театр ширмасы, театр курчаклары, СD-диск язуы, дикорацияләр, “серле китап”,

                     зур янчык.

Методик алымнар:  күрсәтү, сорау, җавап, сюрпризлы момент, аңлату, табышмаклар,

                                    уеннар, музыка, аудио-язу тыңлау, курчак театры күрсәтү. 

Сөйләм үстерү: таныш сүзләр: әкият, Шүрәле, өч кыз, Былтыр, егет, тиен, йөгергән, әйе,

                                                      юк, шигырь, табышмак;

                             яңа сүзләр: Су анасы, ташбака, үрмәкүч, әверелгән, китап

Алып барылган эш: “Өч кыз” әкиятен китаптан уку (ике телдә), тәрҗемә бирү.

                                       Табышмаклар өйрәну, Җ.Тәрҗемановның  “Кыш” шигырен өйрәнү,

                                      “ Шүрәле” уенына сүзләрне өйрәнү.

Шөгыль  барышы:  Балалар залга керәләр.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, матур итеп исәнләшик, үзебезгә хәерле иртә телик.

                   -Хәерле иртә - алсу таннарга

                   -Хәерле иртә - зәңгәр суларга

                   -Хәерле иртә - назлы җилемә

                   -Хәерле иртә - туган җиремә!  

Ягез әле, килегез, урындыкларга утырыгыз. Әкият укыйм сезгә, тезеп сүзләрне сүзгә.

Кайда икән минем китабым? Балалар сез күрмәдегез ме... Шундый зур матур әкиятләр китабы иде ул? Кем алды икән китапны, ничек сөйләрбез икән әкиятне?

Әйдәгез әле, Бал бабайны чакырабыз, ул бик оста әкиятләр сөйләргә.

Балалар: Бал бабай кил монда, әкиятләр сөйләргә...(“Өч кыз “әкияте CD-дискта башкарала, курчак театры күрсәтелә).

Тәрбияче: Балалар, сезгә әкият ошадымы? Әйдәгез әле Бал бабайга рәхмәт әйтәбез.

-        Без караган әкият ничек дип атала? (Өч кыз әкияте)

-        Бер хатыңнын ничә кызы булган? ( өч кызы булган)

-        Авырый торган әнисе кызлыр янына кемне җибәргән? (тиенне җибәргән)

-        Олы кыз әнисе янына барганмы? (Юк)

-        Тиен аны нәрсәгә әверелгән? (бакага)

-        Уртанчы кыз әнисе янына йөгергәнме? (Юк)

-        Тиен аны нәрсәгә әверелгән? (Үрмәкүчкә)

-        Ә кече кыз әнисенә барганмы? (Әйе)

Кече кыз эшен ташлап әнисе янына йөгергән, әнисенә терелергә булышкан.

Менә нинди матур әкият.

Барыбер безгә серле китапны табырга кирәк. Әйдәгез әле, балалар, кечкенә сәяхәткә

Җыеныйк, китапны эзләргә чыгыйк.

( Балалар кулга кул тотынышып “юлга чыгалар” җыр җырлап)

       Тотынышып кул-кулга,                    Татар телен өйрәнәбез,

        Без чыктык матур юлга                    Әкиятләр укыйбыз.

        Һәр кем белә әлбәттә,                        Серле китапны табырбыз            

        Без чыктык сәяхәткә                          Бакчабызга кайтырбыз.

(Балалар юлда бер янчык күреп алалар)

Тәрбияче:Карагыз әле, балалар, безнен юлда нинди дер янчык ( мешок) ята. Бәлки безнең китап шундадыр? (янчыктан Шүрәле чыга)

Тәрбияче:Исәнме, Шүрәле, син янчыкка ничек килеп ләктен соң?

Шүрәле:Мине убырлы карчык шунда утыртты?

Тәрбияче: Ни өчен?

Шүрәле: Мин шигырләр, җырлар белмим

                Кети-кети генә уйныйм.

Тәрбияче: Без сине хәзер өйрәтербез уйнарга да, җыралрга да, бас безнең белән.

                  (“Шүрәле кил әле”  уен үткәрелә).

                  Сина уен ошадымы,Шүрәле?  Син безнен серле китапны күрмәденме?

                   Без әкиятләр китабын эзлибез. Әйдә алайса, бездән калма,безнен белән

                   сәяхәт итәрсең.  (балалар урындыкларга утыралар)

Тәрбияче:  Безнең балалар күп әкиятләр, күп шигырьләр, табышмаклар да беләләр.

                   Ә хәзер бер уен уйнарбыз “Ул кайсы әкияттән?” дигән уен.

                   Табышмакка дөрес җавап бирегез!

                   ( Балалар ширма артында табышмак әйтәләр)

1-Бала:       Мин татар егете,

                   Урманда утын ярдым, Шүрәлене дә күрдем   (Былтыр)

Тәрбияче:  Таныдыгыз мы, бу геройны? Кем ул? Анын исеме ничек? Ул кайсы әкияттән?

                    (Былтыр. Г.Тукай язган “Шүрәле” әкиятенән).

2-Бала:        Мин кечкенә кыз, күзләрем йолдыз,

                    Күлмәгем, чәчем зәңгәр.

                    Мин кайсы әкияттән?   ( Малвина. А.Толстой язган “Буратино” әкиятенән)

3-Бала:        Мин әбием янына бардым,урман эченә кердем,

                    Анда бүре очрады,ул мине андалады.  ( Кызыл калфак.  Ш.Перро  язган әкият)

Тәрбияче:   Безнең балалар шигырьләр дә белә. Шүрәле, тыңлап кара.

                    Җ. Тәрҗеманов язган “Кыш” дигән шигыре. (балалар күмәк  ятлыйлар).

                  - Безнең сәяхәт дәвам итә, чыгабыз матур юлга.

                    ( Балалар җыр җырлап баралар, “күл янына” килеп чыгалар).

Тәрбияче:   Су юлына да җиттек, ә китапны тапмадык.

                     Китапны эзләп табарга – Су анасын чакырыйк.

* * * * * * *

                           Су анасы, Су анасы! Ярдәм кирәк безгә

                           Серле китап юкка чыкты, булыш әле безгә

     Су анасы:     (чыга) Мин – Су анасы  булам, суда яшим, суда торам.

                                      Саклыйм су чисталыгын, күлләрнең матурлыгын.                                 

* * * * * *

                                       Исәнмесез, тәрбияче, балалар, исәнмесез!

                                       Безнең су тирәсендә ниләр эшләп йөрисез? Нәрсәләр эзлисез?

    Тәрбияче:     Без серле китапны эзлибез, анда күп әкиятләр язылган.

                          Балалар яраткан китабы ул.

    Су анасы:     Ул серле китап миндә, бирмим мин аны сезгә.

                          Чәчәкләрне рәнҗеткәнсез, бик үпкәләдем сезгә!

    Балалар:        Без табигатьне саклыйбыз, чәчәкләрне өзмибез...

    Су анасы:      Алайса, мин шул китаптан сезгә өзекләр укыйм.

                           Әкиятләрне белсәгез, алып китәрсез китапны.  ( 3 өзек укыла)

   Су анасы:       Ярый, сезгә ышанам, китапны кире бирәм.

                          Тотыгыз кинәшемне, рәнҗетмәгез гөлләрне. ( китапны бирә)

   Балалар:         Рәхмәт сиңа Су анасы.  ( Су анасы югала)

   Шүрәле:         Минем дә бер рәхәтләнеп китап укыйсым килә!

   Тәрбияче:      Алайса сиңа мәктәпкә керергә кирәк, анда күп нәрсәләргә ойрәнерсең...

                          (Балалар Шүрәле белән саубулашалар)

   Тәрбияче:      Әйдәгез бу сәяхәтне, әйләндерик бәйрәмгә.

                    Рөхсәт итегез сезгә, бер җыр бүләк итәргә.

                    (Р. Миннуллин сузләренә “Әйлән-бәйлән” җыры башкарыла)                         

У вас нет прав для создания комментариев.