header

Понедельник, Октябрь 23, 2017
 
Рейтинг:   / 7
ПлохоОтлично 

 

Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызының дәрес конспекты.

 

 

 

 

 

Дәреснең темасы:

 

Минем дүрт аяклы дусларым.

Рөстәм Мингалим “Дөньяда бер эт бар иде”шигыре.

 

 

 

 

 

 

 

2016 нчы ел

 

 

 

Дәреснең план-конспекты

 

ФИО           Үзбәкова А.Ш.

Класс         4а (рус төркеме)

Дәрес темасы     Минем дүрт аяклы дусларым. Рөстәм Мингалим “Дөньяда бер эт бар иде”шигыре.

Дәреслек              Р. З. Хайдарова,Г.М.Ахметзянова,Л .А.Гиниятуллина  Татар теле, Магариф 2014

Үткәрү вакыты                           

 

Дәреснең максаты: этләрне дөрес сурәтли белү күнекмәләрен формалаштыру һәм аны проект төзүдә куллана белү.

Бурычлар:

Белем бирү: этләр, аларның кыяфәте, гадәтләре турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

Тәрбияви: хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү;

Үстерү: сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра белергә өйрәтү, иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

 

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси   үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү; хайваннарга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Предмет  дәреслек белән эшли белү, кушамат, токым, кыяфәт, холык  төшенчәләрен аңлау.

Метапредмет  бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәреснең тибы:  яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал, ватман, фломастерлар

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

 

 

 

 

 

 

Техник карта

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

 

- Исәнмесез! Хәерле иртә укучылар! Хәлләрегез ничек? Әйдәгез әле кара каршы булган иптәшләрегез белән исәнләшегез, аларга карап елмаегыз, хәерле иртәләр теләгез, ә хәзер җилкәдәш иптәшләрегез белән исәнләшегез аларга да елмаеп, хәерле иртәләр теләгез. Булдымы? Әкрен генә утырыгыз.

Тәрәзә артында кыш. Ләкин күп тә үтмәс, кояш үзенең якты нурлары белән җир йөзен җылыта башлар һәм табигать кышкы йокысыннан уяныр.Сезнең парталарыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Кайсысы сезгә ошый шуны сайлагыз.(Кояш).Әлбәттә, чөнки ул нурлы, елмая. Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез.

- Арина,спроси у Полины, какой сегодня день.

- Рәхмәт, утырыгыз. Бүгенге дәрестә сезгә уңышлар телим.

СЛАЙД № 1

Укучылар бер-берсе белән исәнләшәләр.

-Полина, бүген көн нинди? (Бүген көн кояшлы, салкын, матур, җил исә).

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

 

-        Экранга карагыз, шигырьне укырга әзерләнегез.

-        “Маэмай” – нәрсә ул?

-        Шигырьнең авторы кем?

-        М. Җәлил шигырен фонетик күнегү урынына уку.

СЛАЙД № 2

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

        Муса Җәлил

- Ни өчен бу шигырь белән башладык?

-Дүрт аяклы дусларыбызга нәрсәләр керә?

- Өстәлләрдә үзбәя бите бар. Һәр эштән соң үзегезгә бәя куегыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Парларда эш

Ситуатив күнегүләр аша алган белемнәрне тикшерү.

-                Спроси у друга, есть ли у него собака и что собака любит;

-                Узнай у друга встречает ли его собака из школы;

-                Скажи что у тебя есть собака (кошка) и она любит играть с мячом;

-                Спроси у друга, умеет ли его собака подавать лапу;

-                Спросите у гостей, есть ли у них собаки и как их зовут.

 

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

Өй эшен тикшерү:

 

 

 

 

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

 

-        Маэмай – ул эт.

-        Шигырьнең авторы - М. Җәлил

Укучылар  М. Җәлилнең “Маэмай” шигырен төрле вариантта (пышылдап, шатланып) укыйлар.

-        Чөнки,без бүген дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйләшәбез.

-        Песиләр, этләр.

Фамилия  Исем _________________________________

 
 

 

Мин аңладым, яхшы эшләдем

Мин аңладым,

аз эшләдем

мин аңламадым, эшләмәдем

1

Ситуатив күнегүләр

     

2

Өй эше

     

3

План төзү

     

4

Яңа лексика

     

5

Текст төзү

     

6

Аудирование

     

7

Проект

     

-  Булат, синең этең бармы? Ул нәрсә ярата?

-  Синең этең мәктәптән каршы аламы?

-  Минем этем (песием) бар, ул ттуп белән уйнарга ярата.

        -Альбина, синең этең тәпиен бирәме?

       -Сезнең этегез бармы? Аның кушаматы ничек?

Укучылар таблицага үзбәя куялар.

Полина  “Минем песием”- презентация.

Аня + Дарья ясаган рәсемен күрсәтеп сөйли.

Лиза презентация буенча сөйли.

Владимир текст укый. Калган укучылар дәфтәрләрдә өй эшен бер-берсенә укыйлар.

Укучылар таблицага үзбәя куялар.

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау.

 

-                Укучылар, тиздән безнең шәһәрдә  “Этләр күргәзмәсе” булачак. Бер кыз кәргәзмәдә катнашу өчен, эте турында заявка язган, ләкин  жюри аны чакырмаган. Кызның заявкасын укыйбыз.

- Ни өчен дип уйлыйсыз?

- Мин кызның заявкасын укыйм, фикерләрегез үзгәрдеме?

СЛАЙД № 3

-                Минем этем матур. Ул колбаса ярата. Аның кушаматы – Акбай. Акбай өйдә яши. Ул зур. Мин этемне яратам.

-                Димәк, бу кыз нишли белми?

-                Без этләрне сурәтли белмибез.

-                Шулай итеп, күргәзмәдә катнашу өчен, тагын этең турында нәрсәләр язарга кирәк?

- Нинди максат куябыз? Димәк, бүген дәрестә нишләргә өйрәнәчәкбез?

- Бүген дәреснең темасы нинди?

- Заявкасы дөрес түгел.

- Эте турында матур язмаган.

-Эте турында матур итеп яза, сөйли белми.

-Токымын әйтергә, кыяфәте, холкы турында сөйләргә һ.б.

 -Этләрне сурәтләргә өйрәнәчәкбез, сүрәтләү планын, тәртибен төзибез.

- Этләрне сурәтләү.

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV. Авырлыктан чыгу проектын төзү.

Максат: Алган белемнәргә таянып план төзү.

 

- Сез хәзер төркемнәрдә эшлисез.

- Төркемнәрдә эшләү кагыйдәләрен искә төшерик. Сез ниди булырга тиеш? Командир, сүзлек өчен җаваплы, вакыт өчен җаваплы, язучы сайлагыз.

- Конверт № 1 алыгыз, биремне укыгыз. Бирем: Этләрне сурәтләү өчен, план нинди тәртиптә булырга тиеш.

СЛАЙД №4

Этнең кушаматы

Төре,токымы

Кыяфәте

Гадәтләре

Холкы

Нәрсә ярата?

- Һәр төркем тактага үз планын тактага элә.

Командир чыгып исбатлый.

(Уртак бер план килеп чыга.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

- Төркемдә ничек эшләдегез, бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

- Планны дәфтәрләргә языгыз.

-                 Яхшы, токымын, кыяфәтен, холкын әйтегез.

-                 Бу сүзләр генә җитәме?

-                 Димәк, сүз байлыгыз әз.

-                 Конверт № 2 алыгыз, биремне игътибар белән укыгыз. Бирем: Сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

       - Парларда киңәшләшеп эшләгез. Сүзлекләрдән файдаланыгыз.

                    СЛАЙД № 5

Экранда эталон чыга.

- Яңа сүзләрне сүзлеккә язарсыз, өйдә кабатларсыз. (балаларга таратам).

-Парларда бер-берегезгә әйтеп карагыз. 1-2 парны сөйләтәм.

- Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

- Дус, әдәпле, тыныч, актив.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

 Тактада 3 план булачак.

Һәр төркемнең командиры чыгып, үз планы турында сөйли.

 


                            

Этнең кушаматы

Төре,токымы

Кыяфәте

Гадәтләре

Холкы

Нәрсә ярата?

-Укучылар белгән сүзләрен әйтәләр.

- Юк. Сүзләр аз беләбез.

                     

Койрык, колак, маңгай, тәпи, йомшак, кечкенә, озын, хуҗа, ярата, ашата.

Укучылар парларда эшлиләр. Бирелгән сүзләр белән  3җөмлә төзиләр.

Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Сөйләмдә беренчел ныгыту.

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

 

 - Төркемнәрдә эшлисез  Конверт № 3 алыгыз, биремне укыгыз. Бирем: Җөмләләрне шигырь тәртибендә урнаштырыгыз.Эчтәлекне сөйләп карагыз.

- Хәзер сез нишлисез? Какая у вас задача?       

 

1.Бер малайның кечкенә эте бар иде. 2.Аның маңгаенда кара тап бар иде. 3.Малай этне ярата, ашата иде. 4.Эт матур, кечкенә, йомшак,ак иде. 5.Малай этне шәһәр читенә илтте. 6.Бервакыт ул этне яратмый башлады, ашатмый да башлады. 7.Эт малайга:”Ашыйсым килә, кайттым!”-диде. 8.Малай этне төшендә күрде.

Бер-берегезне игътибар белән тыңлагыз.

 

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

ФИЗМИНУТ

-        Эт артыннан кабатлагыз.

- План буенча шигырьдәге җөмләләрне тәртип буенча урнаштырабыз, аннары аны сөйләп карыйбыз.

 

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр.

Шигырьне  төркемдә укыйлар.

Бер укучы эт маскасы киеп төрле хәрәкәтләр ясый, башка укчылар аның артыннан кабатлыйлар. (музыка куела)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

VI.Мөстәкыйль эш. Үрнәк буенча үз-үзеңне тикшерү.

Максат: Ишетеп аңлауны ныгыту.

 

- Шигырьне укыйбыз «Дөньяда бер эт бар иде»

- Дәфтәрләрне ачыгыз. Кыска җавапларны дәфтәрдә языгыз.

СЛАЙД № 6

- Экранда дөрес җавап чыга. Үзегезне тикшерегез.

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

Индивидуаль эш. Дәфтәрдә кыска җаваплар язалар.

Эт нинди _______________

Маңгаенда нинди тап бар______________

Хуҗасы кем _____________________

Ничек тәрбияли_______________________

Бервакыт хуҗасы нишли_______________

Шуннан соң хуҗасы нәрсә күрә_________

Малай яхшы эшләдеме?_______________

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)

VII. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

 

- Хәзер инде сүз байлыгыз бар, планыбыз бар. Этләр турында матур, дөрес итеп яза беләсезме?

СЛАЙД № 7

- Укучылар, Төркемнәрдә эшлисез. Владислав, Евгения һәм Лизаның этләре өчен заявка язасыз. Сез этләрне  сурәтлисез. (проект) дәреслекнең 116 битендәге таблицаны файдаланып языгыз.

-                Сез нәрсә өстәр идегез? Евгенияның эте турында нәрсәләр белдегез. (русча сөйләгез)

Бәяләү битенә “Плюс” куегыз.

Укучылар төркемнәрдә проект язалар.

Командирлар чыгыш ясый, проектны яклый.

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

VIII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

 

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кто встретил трудности? В чем? Почему?

-Үзбәя бирү битендә “плюс”ларны санагыз. Кемнең нинди төс күбрәк, шул төстәге түгәрәкне күтәрегез.

ӨЙ ЭШЕ

-                Кемнең яшел төстә “плюс” лары күбрәк 1 төр өй эшен языгыз, кемнең сары – 2 төр, кызыл – 3 төр.

  1.              Яшел – Этегез турында, яки берәр токым турында  презентация ясарга.
  2.              Сары –40бит,4нче күнегү: Хикәя язарга.
  3. 3.             Кызыл – Шигырьне сәнгатьле укырга.

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт. Бәяләү битен җыеп бирегез.

Укучылар сорауларга җавап бирәләр.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.

Өй эшен көндәлеккә язалар.

Этләргә карата мәхәббәт хисе булдыру (Шәхси УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

У вас нет прав для создания комментариев.