header

Четверг, Сентябрь 21, 2017
 
Рейтинг:   / 4
ПлохоОтлично 

Лаеш муниципаль районы

Державино төп гомуми белем бирү мәктәбе 

1 категорияле биология, химия укытучысы Галеева Резедә Шакир кызы

ТЕМА:       САУЛЫК – ҮЗ КУЛЫБЫЗДА

(ТИРЕ ГИГИЕНАСЫ, ТИРЕ АВЫРУЛАРЫ, АЛАРГА КАРШЫ ПРОФИЛАКТИКА ЧАРАЛАРЫ)

Максат:

  1.Организмда бара торган процессларның үзара бәйләнешен

күрсәтү; киемгә карата гигиена таләпләре һәм  тире авырулары белән таныштыру.

 2. Тире авыруларының сәламәтлеккә зыяны, дөрес киенү  һәм беренче ярдәм күрсәтү алымнары белән танышу.  

 3. Тире авыруларына каршы сәламәтлек сагында торырга өйрәтү, эстетик тәрбия бирү.           

 

Җиһазлау:тактада сәламәтлекнең әһәмияте турындагы мәкальләр, компьютер, слайдлар, беренче ярдәм күрсәтү өчен медикаментлар, шампунь, стакан белән су ,пыяла таячык, салфетка.

 Дәрес төре.Яңа теманы үзләштерү.

 Дәрес тибы. Катнаш.

 Методы. Аңлатмалы – иллюстратив, уен.

 

 

Дәрес барышы.

 

Укытучының кереш сүзе.

-         Дөньяда иң кадерле, бернигә дә сатып алып булмый торган бер әйбер бар. Нәрсә соң ул? Әлбәттә, сәламәтлек! Сәламәтлек – һәр кешенең зур байлыгы. Татар халкында сәламәтлекнең әһәмияте турында шактый мәкаль дә бар: (тактадан укып анализлау)

 

Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык.

Байлыкның башы – тазалык.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл.

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы.  

  

  Бу мәкальләргә тирән мәгънә салынган. Димәк, элек-электән сәламәт яшәү

рәвеше алып бару, сау-сәламәт булу – тормыш итү өчен иң кадерле, иң кирәкле, иң мөһим шарт булган.

  

 

 

  Укучылар,  “сәламәтлек” төшенчәсе күпкырлы,ә бүгенге дәрестә без аның тире белән бәйләнешлесен: тире гигиенасы, тире авырулары, аларга каршы профилактика чаралары белән танышырбыз.

   Тире дигәч, күз алдына иң беренче – чисталык килеп баса. Әйе, чиста тире генә үзенең функциясен тулысынча үти ала. Аны дөрес тәрбия итсәң генә, төрле авыруларга каршы торырга мөмкин.

 

   Кеше сәламәтлегенә тире генә түгел, чәч һәм тырнаклар, өс-баш һәм аяк киеме гигиенасы да керә. Аларны ничек дөрес итеп тәрбияләү турында тыңлап үтәрбез.

   Тире гигиенасыбелән таныштыру өчен сүзне Рамазанга бирик  әле.

(слайд 2)

 “ Тире – организмның көзгесе. Тиредә май һәм тир бизләре урнашкан. Аларның бүлендекләре тирне сулатмый һәм тире өслегеннән бу бүлендекләрне даими сөртеп торырга кирәк. Бит-кулларны юган вакытта бүлмә температурасындагы җылы су белән юыну файдалы. Кайнар су тиренең эластиклыгын киметә, тире сәлперәя; ә салкын су май бизләренең нормаль эшләвен авырлаштыра, аның чыгу юлларын томалый, нәтиҗәдә бетчәләр чыга.(слайд 3)

   Тире үзенчәлекләре һәркемдә төрле, кемнеңдер тиресе майлы, кемнекедер коры да булырга мөмкин. Мәсәлән, битнең майлымы-юкмы икәнен белү өчен кечкенә генә тәҗрибә эшләп карарга мөмкин. Моның өчен, кәгазьсалфетка алып, биткә яхшылап кысу да җитә. Салфетканы алып, андагы май тапларын карыйсың. Алар битнең кайсы өлешендә тире майлы, кайда коры булуын ачыкларга булышыр.

     Яшүсмерләрдә тир бүленеп чыгу көчле була. Еш кына тиредән ниндидер начар ис килә. Шуңа күрә, тирләгән урынны даими юып торырга кирәк. Мәсәлән, аяклар тирләүчән була. Моның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: яссытабанлылык, кысан яки уңайсыз аяк киеме кию, аякларны сирәк юу, оекбаш, носкиларны сирәк алмаштыру. (слайд 4)Тирләгән аяк дымлы була, ул тирене тынычсызлый һәм тире эпидермисы зарарлана,кырыла, яргалана. Һәм алар аша дермага авыру кузгатучы микроорганизмнар үтеп керә. Бу очракта аякта җәрәхәтләр, кычыту яисә авырту күзәтелә, йөргәндә тиз арыта.

    Шуңа күрә, аяк киеме һәрвакыт коры һәм иркен булырга тиеш. Аяк нык тирләгән очракта, йомшарткыч, үзләндергеч, дуплау матдәле махсус майлар сөртү файдалы.”

 

 

   Тиредән кала, чәч Һәм тырнаклар да бар бит әле. Аларны ничегрәк тәрбияләргә икән?

  

  

  “Матур-пөхтә итеп киселгәнтырнаклар, ефәк кебек сыгылмалы, йомшак чәчләргә карап кемнәр генә сокланмый. (слайд 5)

   Әгәр тырнакларны әледән-әле кисеп, чисартып тормасаң, тырнак астында авыру кузгатучы микроорганизмнар күпләп туплана. Шуңа күрә кул һәм аяк тырнаклары һәрвакыт пөхтә киселгән булырга тиеш.

   Чәчләр исә, әгәр дә сәламәт булса, ул йомшак,сыгылмалы, табигый төсендә була. Чәчләрне тәрбияләүнең төп ысулы – вакытында юып тору.

 

Тәҗрибә.Чәчләрне юу өчен дөрес итеп шампунь да сайлый белергә кирәк.

  Стаканга су агызабыз һәм аз гына шампунь өстибез. Аны болгатабыз. Утырым барлыкка килсә – бу шампуньны кулланырга ярамый, чөнки ул башка катылыктагы суга исәпләнгән. Ә безнең тәҗрибәдә утырым барлыкка килмәде, димәк, шампунь кулланырга яраклы. Өйдә чәчләрегезне юар алдыннан сез дә шундый тәҗрибә эшләп карагыз.

   Чәчләр матур булып үссен өчен, очларын әледән-әле кисеп торырга кирәк, чөнки очлары икеләнә.

   Кайбер кешеләр, кышкы салкыннарда яланбаш йөриләр. Ләкин туңу чәчнең дөрес туклануына йогынты ясый: өстәрәк урнашкан кан тамырлары тарая һәм кан белән тәэмин итү начарая.”

 

  Өс-баш, аяк киемнәре гигиенасын ничек үтиләр икән?

   

  “Кием сайлый белү – үзе бер осталык сорый. Кием матур, килешле генә түгел, ә бәлки җиңел булырга һәм хәрәкәткә комачауламаска тиеш. Синтетик материаллар салкынны үзенә тартып тора. Кышын, кызганычка каршы, мондый киемнәргә өстенлек бирүчеләр дә бар. Аякта капрон оек, өстә кыска итәк... Модага иярәм дип, кием гигиенасына карата куелган таләпләрне игътибарсыз калдырырга ярамый. Шуңа күрә дә кышын җылы йон свитерлар кию яхшырак.(слайд 6)

  Аяк киеменә килгәндә, ул бердән коры, ә кышкысы җылы булырга тиеш. Чөнки аяк туңу, салкын тиеп авыруга сәбәп була. Иң мөһиме – кысан булмаска тиеш. Кысан аяк киеме табанның формасын үзгәртә, тирләүчән итә. Ә аяк киеме резин табанлы булса, аңа киез олтырак куялар һәм аны коры тотарга кирәк.

   Биек үкчәле аяк киеме дә зарарлы, чөнки басым күбрәк  бармакларга төшә һәм аларның формасы үзгәрергә мөмкин. Гәүдә тотрыклылыгы да кими. Биек үкчәле аяк киеменең үкчәсе артык нечкә булса, тигезләнешне югалтып, аякларны каймыктырырга мөмкин. Шуңа күрә, уңайлы һәм үкчәсез аяк киемнәре сайлагыз.”

 

  

 

   Рәхмәт, укучылар.

   Урамда салкын кыш, кайвакыт , мәсәлән, чалбар эчләреннән синтетик материалдан тегелгән триколар киясез. Ә ул салкынны тарып тора. Ботлар  өши һәм җылыга кергәч, өшегән урын әрнеп авырта, аннары кычыта башлый. Кычыган урынны кашыйсың, ә тырнак астында төрле микроорганизмнар бар. Тире җәрәхәтләнә, бу урында куе кызыл булып тире ялкынсына һәм  стрептодермия дигән авыру барлыкка килә.  Бу  очракта врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк, авыруга атна дәвамында көнгә 2 тапкыр укол ясыйлар.

 

 

   Укучылар, сез иптәшләрегезнең чыгышларын тыңлап үттегез.  Шулардан чыгып, тире, өс-баш, аяк киеме гигиенасы кагыйдәләрен ныгытып алыйк әле.

(слайд 7)

 Тире гигиенасы кагыйдәләре:

а) тирене чиста тоту;

б) тиредәге артык тирләрне, майларны сөртеп тору;

в) атна саен киемнәрне алмаштыру, ә эчке киемне- ешрак;

г) аяк киеме алганда, гигиена таләпләренә туры килә торганны алу;

    д) чәч һәм тырнакларны дөрес итеп тәрбияләү.

   Укытучы.

    Ә хәзер мин сезне үзебезнең “Медпунктка” экскурсиягә чакырам. Бүген анда авыруларны табибә Шаһиева Илсөяр апагыз кабул итә. Нинди сораулар белән килгән икән аңа пациентлар?

 

   Пациент: - Доктор, мөмкинме?

      Д. : - Әйе, рәхим итегез, утырыгыз. Сезне ни борчый?

      П.: -Минем нигәдер битемнең тиресе кызарып тора һәм ул бик майлы. Өстәвенә бетчәләр дә чыкты, мәктәпкә барырга да оят.

       Д.: - Әйтегез әле, Сезнең аппетитыгыз ничек?

      П.: - Бик әйбәт, күп һәм тәмле итеп ашарга яратам.

      Д.: -Бөтен бәла да шунда. Артык күп ашау – тире кызаруына һәм майлануына китерә. Май бизләренең составы үзгәрү нәтиҗәсендә, биз бүлеп чыгару юллары томаланган. Аларга авыру кузгатучы микроблар эләгеп,битегезгә бетчә чыккан да инде.

   

 П.: - Доктор, миңа нинди киңәш бирәсез?

     Д.: - Чама белеп ашарга. Ризык кайнар, майлы булмаска тиеш. Әче аш тәмләткечләр күп кулланмагыз, битегезне ешрак җылы су белән юыгыз.

     П.: - Рәхмәт Сезгә, киңәшләрегезне тотармын.  Сау булыгыз.

     Д.: -Исән булыгыз.

 

 2 нче күренеш.

 

П.: - Исәнмесез.

Д.: -Хәерле көн, узыгыз, утырыгыз.

П.: - Доктор, минем кулым кычыта, бигрәк тә бармак аралары. Ниндидер тишекләр дә бар кебек тиредә.

Д.: - Кая әле, карыйк. Сездә, дустым, паразит авыруларның берсе – корчаңгы авыруы.

П.: - Бу куркынычмы?

Д.: - Корчаңгы - йогышлы авыру. Аны корчаңгы талпаны кузгата. Ана талпан кушылганнан соң, тире астында юллар ясап, шунда күкәй сала. Күкәйдән чыккан личинкалар тире тукымасы белән тукланалар.

П.: - Аны ничек дәвалыйлар?

Д.: - Сезгә дару  язып бирәм, даруханәдән алыгыз.  Җәрәхәтегезгә шуны сөртегез, берничә көннән терелерсез.

П.: - Рәхмәт, сау булыгыз.

Д.: - Хушыгыз.

 

  

   Табибә: Сез әле генә тире авыруының сәбәбе һәм паразит авыруларның берсе –корчаңгы белән таныштыгыз. Тире авыруыларының тагын берсе –    кырчын тимрәү . Аны гөмбәчекләр китереп чыгара. Исеме тиренең зарарланган урынында чәчләр, төбеннән сынып, кыркып алган кебек булганга бирелгән. Аның ике төрле формасы бар. Берсе тиренең өске катлавын зарарлый һәм кешедә генә очрый. Ә икенчесе авыррак формада уза, кешеләргә хайваннардан – эт, песиләрдән  күчә торган йогышлы авыру .

Шуңа күрә дә авыру кеше белән уртак сөлгедән, кеше киеменнән файдаланмагыз, авыру хайваннар белән уйнамагыз.

   Киңәшләремне  тотыгыз һәм бу авырулардан гыйбрәт алыгыз.

      Укытучы:

   Рәхмәт, Илсөяр Илгизәровна, укучылар Сезнең киңәшләрне тотарлар дип ышанып калабыз.

  

  Киләсе дәрескә, бирем:  аллергия  авырулары һәм аларның тирегә тәэсире турында материаллар туплап, чыгыш әзерләгез.

  

   Укучылар, бүген бедә кунакта сәламәтлек саклау министры Минрәис Бикмөхәммәтов  Һәм ул  “Сәламәтлекне үлчәргә мөмкинме?” дигән темага чыгыш ясар.

    

   “Сәламәтлекне саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек – ул авырмау гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль иминлек тә. Кешенең сәламәтлеге аның үзенә бәйле.  Ләкин, сәламәтлекне саклау 100 % кешенең үзеннән генә тора микән, сез ничек уйлыйсыз?

50-55 % кешенең үзеннән, 15 % - врачлардан, 15 % - нәселдәнлек билгеләреннән, 15% - әйләнә – тирә факторлардан тора. Кеше сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Аңа ниләр керә соң? Беренчесе -оптималь хәрәкәтләнү. Безнең борынгы бабаларыбыз юкка гына “хәрәкәттә -бәрәкәт” димәгәннәр. Икенчесе -  хезмәт һәм ялны дөрес чиратлаштыру; өченчесе - гигиена таләпләрен дөрес үтәү,дүртенчесе -  дөрес туклану, бишенчесе- тискәре гадәтләр булдырмау, алтынчысы - чыныгу.

  Тарихта иң озак яшәүчеләр исемлегендә греклар саналган. Ләкин  аларда озын гомерлелек 60-65 яшьтән артмаган, ул вакыт өчен бу озын гомерлелек булган.Ни өчен греклар озак яшәгән? Чөнки алар сәламәтлеккә нык игътибар биргәннәр.  Моның сере дә бик гади: алар җиләк-җимеш ашаган, итне аз кулланган, тәмәке бөтенләй булмаган,ә шәрабне  30 яшьтән соң, организмда физиологик үзгәрешләр булып узгач кына кулланган һәм өйләнешкәннәр. Озак яшәүнең сере нидә дип уйлыйсыз, укучылар? Әлбәттә, физик хәрәкәттә, еш кына сугышлар булып торган, кешеләр балачактан башлап өлкән яшькә җиткәнче чыныкканнар һәм һәрвакыт хәрәкәттә булганнар.Тагын бер чара – сәламәт яшәү рәвеше алып бару (дөрес туклану, эш белән ялны чиратлаштыра белү).

   Әйтик, Кавказда  120 яшьтән өлкәнрәк  кешеләр бар. Галимнәр раслаганча, Абхазиядә башка төбәкләргә караганда акрынрак картаялар. Моны ничек аңларга? Абхазлылар – бик тыныч, тормышны фәлсәфи кабул итүче халык. Тагын шунысы әһәмияткә ия: Кавказда өлкән кешеләргә зур хөрмәт күрсәтәләр. Авыр чакларда да алар белән киңәш-табыш итәләр. Әлбәттә, башкаларга үзенең кирәклеген тойган өлкән кеше яшәү дәрте белән яна. Барыбызны да уйланырга мәҗбүр итә торган тагын бер факт: Россиядә гомер озынлыгы Европа илләре арасында иң кыскасы. Статистика буенча ирләр хатын – кызларга караганда 14 елга азрак яши. Дөньяның бер генә илендә дә мондый хәл күзәтелми. Моның сәбәпләре нидә икән соң? Әйдәгез бергәләп уйланып карыйк әле. Кемдә нинди фикерләр бар?

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр:

1.Физик күнегүләр белән җитәрлек шөгыльләнмәү.

2.Дөрес тукланмау.

3.Чит илдән кергән продуктларны куллану (чупа-чупс,  чипсы, төрле полуфабрикатлар).

4. Тәмәке һәм аракы куллану.

 

 

 

 

 Бик дөрес.  Хәзерге вакытта Россиядә бик зур үзгәрешләр барлыкка килә. Алга киткән Европа илләре (Франция, Англия...) белән чагыштырганда безнең ил артта. СУИЦИДЛАР буенча беренче урында тора. Яшьләр арасында үз-үзенә кул салучылар бик күп. Бу бер дә күңелле хәл түгел. Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен, укытучыларга, психологларга, ышаныч телефоннарына, әти-әниләргә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Кеше иң мөһиме – үз-үзенә бикләнмәскә тиеш.

  Шушы илебезнематур итеп чәчәк аттырып, үз-үзебезне дөрес итеп тәрбияләп, бер-беребезгә игътибарлы булып рәхәт яшәргә язсын. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

 

 

Укытучы.

  Чыгышыгыз өчен рәхмәт, Сезгә дә эшегездә уңышлар телибез.

  Минрәис абыегыз сөйләгәннәрдән чыгып, берничә сүз әйтәсем килә. Физик күнегүләр белән аз шөгыльләнү, дөрес тукланмау сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Тәмәке тарткан, эчкән кешеләрнең битләренә күз төшергәнегез бардыр. Аларның битләре сәламәт кешеләрнеке кебек янып, алсуланып тормый, физик акыллары да, эш-гамәлләре дә моның киресен исбатлый.

 

 

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

 

      Укытучы:  Дәресне дәвам итеп, тиредә була торган зарарланулар белән танышырбыз.

    Тире зарарланулары.

   Тире зарарлануның ике ысулы бар – өшү һәм пешү.(слайд 8)

   Пешү химик һәм термик булырга мөмкин. Химик пешү кислота, селте тиюдән булырга мөмкин. Иң элек тирене краннан агып тора торган су белән юдыртырга, аннан соң, әгәр пешү кислотадан булса, тиренең зарарланган урынын натрий гидрокарбонатының (чәй содасы) 2% лы эремәсе белән юдыралар. Әгәр тирегә селте тисә, серкә яки лимон кислотасының 1% лы эремәсе белән юдыралар.

   Термик пешүләр 4  дәрәҗәдә була. (Слайд 9).

 I дәрәҗә – тире кызарып чыга

II дәрәҗә – тукыма сыекчасы белән тулы куыкчыклар барлыкка килә

III дәрәҗә – куыкчыклар шартлый

IV дәрәҗә – тире күмерләнә, җәрәхәт сөяккә кадәр үтәргә мөмкин.

 

 

1-2 дәрәҗәдә пешүдә зарарланган урынны салкын су белән юу, ә аннары спирт яки одеколон белән эшкәртү җитә. Пешү аннан да тирәнгәрәк китсә,

зарарланган урынга стериль бәйләвеч салырга һәм авыруны дәвалау учреждениесенә озатырга кирәк. (слайд 10)

   Тире туңган вакытта кан тамырлары тарая, тире япмасы агарып китә, сизүчәнлеген югалта. (слайд 11)

  Җиңелчә өшегәндә тирене кызарып чыкканчыга кадәр йомшак тукыма белән ышкыйлар. Көчлерәк өшегәндә җылы саклагыч  бәйләвеч салалар һәм кайнар чәй эчертәләр.

  Җылы саклагыч бәйләвеч салу :өшегән урынга мамык түшибез Һәм җылы шәл белән төрәбез.

Йомгаклау һәм билгеләр кую.

    Укытучы.

    Йомгаклап шуны әйтәсем килә: тән тирегез чиста, кигән киемегез пөхтә һәм уңайлы булсын. Ходай биргән бәхет – сәламәтлекне саклагыз.

   

      Чыршыдай биек булыгыз,

Нараттай төз булыгыз,

  Зиректәй алсу булыгыз,

  Кояштай сылу булыгыз,

  Имәндәй таза булыгыз,

                        Әхлаклы һәм сау-сәламәт булыгыз.

 

 

 

 

 

Комментарии   

Резеда
0 #2 Резеда 25.02.2014 09:16
Лейсан
+1 #1 Лейсан 14.02.2014 21:07
Напишите, пожалуйста, адрес электронной почты для отправки сертификата.

У вас нет прав для создания комментариев.