header

Четверг, Сентябрь 21, 2017
 
Рейтинг:   / 0
ПлохоОтлично 

Экологик аукцион.

Башкардылар:Гайфуллина Г.М. Әтнә районы Яңа Җөлби башлангыч мәктәбе укытучысы

Исәнмесез, кадерле балалар! 2013 ел – экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы итеп игълан ителде. Без сезнең белән бүген экологик аукцион үткәрербез. Нәрсә соң ул экология? Иң элек шуны белик әле. Экология - ул фән, балалар. Экология фәне үсемлекләрнең һәм хайваннарның тормышын өйрәнә. Ә хайваннарның тормышы, үсемлекләрнең, агачларның үсеше бик күп очракта кешеләргә дә бәйле. Нәрсә соң ул аукцион? Аукцион ул – берәр мөлкәтне яки товарны артыграк бәя бирүчегә халык алдында сату. Буген сатуда табигать җырчысы Гарәфи Хәсәновның “Дүрт ел фасылы” китабы.

Ә хәзер, уеныбызны башлыйк укучылар. Мин сезгә һәрберегезгә номер биреп чыгам. Мин биргән сорауларга җавап бирер өчен сез шул номерыгызны күтәрергә тиеш. Ә сорауга кем дөрес җавап бирә, мин бер жетон бирәм. Уен ахырына кемнең жетоннары күбрәк, шул җиңгән була. Экологик аукцион әйләнә-тирә дөнья һәм экология фәненнән белемнәрне сынарга мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз.

Беренче сорау:

  1. 1)                    Ни өчен елан гел телен чыгара? (Еланның теле бик сизгер икән, ул теле белән үзенә азык эзли)
  2. 2)                    Бака тиресен алмаштырамы? (Алыштыра, елга 4 мәртәбә һәм үзе үк ашый)
  3. 3)                    Ни өчен  кошлар “Урман чәчүчеләр” дип атыйлар? (Кошлар тукланганда, җиләк – җимешләрнең орлыклары коела, шул коелган орлыклардан үсентеләр барлыкка килә)
  4. 4)                    Кайсы хайван сусаганнан йоклап китә? (Йомран)
  5. 5)                    Ерткыч хайваннартабигатьнең дошманнары булып саналалармы? (Юк, чөнки алар чирле җәнлекләрне юк итеп, табигатьне чистарталар)
  6. 6)                    Нәрсә алмаларны аркасы белән җыя? (Керпе)
  7. 7)                    Каен суын кайсы кош яратып эчә? (Тукран)
  8. 8)                    Кышын кайсы кошлар бөҗәкләр белән туена? (Тукран, песнәк)
  9. 9)                    Кыш көне кайсы кош аяклары белән агачка эленеп тора? Ни өчен? (Песнәк, ботак өстендә кар, бөҗәкләрне аскы ягыннан ашагангда)
  10.                      Үзе тотмый, үрелми,

Уеныбызның II туры – табышмаклар

Куллары да күренми.

Кагылсан әллә нишли

Әллә чеметә, тешли?

Безнең бала – чаганы

Угы белән чагамы?

Кулын чакса да шактый

Әби аны бик мактый

Төреп кайта яулыкка

-  Файдалы, - ди, саулыкка. (Кычыткан)

  1.                      Бәйләми дә, текми дә,

Каемый да, чикми дә

Энәләре үзендә

Җитә диләр йөз меңгә. (Керпе)

  1.                      Канаты бар, оясы юк,

Ят ояда баласы тук. (Күке)

  1.                      Болытларга иярәм,

Дугам күккә күтәрәм;

Тасмаларым юам да,

Киптерәмен дугамда. (Салават күпере)

  1.                      Җәйнең буе бал җыя

Кышның буе хәл җыя. (Бал корты)

 

III тур.

Сез нинди хайваннарны, кошларны, балыкларны, бөҗәкләрне беләсез?

-  Укучылар, мин хәзер сезгә алфавиттан бер хәреф әйтәм, сез шул хәреф белән башланган хайван, кош яки балык исеме әйтергә тиешсез.

А) ат, арыслан, һ.б

Б) болан, бака, һ.б

К) күгәрчен, керпе, һ.б

Т) төлке, тукран, һ.б

С) сандугач, сыерчык, һ.б

П) поши, песнәк, һ.б

IV тур.

Җәй җиткәч, иртә дә кич тә без кошлар тавышын ишеәбез. Бигрәк тә урманнарга чыксак, матур итеп кошлар сайравын тыңлыйбыз.

  1.                      Әйдәгез, белик әле, балалар, кайсы кошлар сайрыйлар икән?

Сандугач, миләш чыпчыгы, тургай.

  1.                      Нинди кош тукылдый?

Тукран

  1.                      Нәрсә өрә?

Төлке

  1.                      Нәрсә улый?

Бүре

  1.                      Кеше көлгән шикелле итеп кычкыра?

Ябалак

  1.                      Нәрсә безелди?

Бал корты, шөпшә

  1.                      Нәрсә бакылдый?

Бака

Уеныбызның V туры, балалар, әкиятләргә багышлана.

1 нче сорау: Балны балалар без барыбыз да яратабыз. Ә балны җыйганда эшчән бал кортлары турында сез кайсы әкиятләрдән укып беләсез? (Нечкәбил, Бал корты һәм Шөпшә).

2 нче сорау: Телкене без хәйләкәр дибез. Хәйләкәр төлке бик күп начар эшләр дә эшләп ташлый. Ә менә бер әкияттә төлкенең хәйләкәрлеге егеткә кәләш табып бирергә ярдәм итә. Бу кайсы әкият? (Саламторхан)

3 нче сорау: Нинди җанварны Г.Тукай “урман сарыгы” дип атаган? (Шүрәле)

4 нче сорау: Гөлчәчәккә убырлы карчыктан качарга кемнәр булыша? (Кушкаен, түгәрәк күл, карама)

5 нче сорау: “Микки, микки

                        Капчыктагы бүре башы бит уники”

Ә сез беләсезме, балалар, капчыкта ничә бүре башы булган?

6 нче сорау: Балалар, сез хайваннар, үсемлекләр, бөҗәкләр турында тагын нинди әкиятләр беләсез?

7 нче сорау: Шүрәленең кулын бер бик батыр егет кыса. Бу егетнең исеме ничек әле? Ә бу әкиятне кем язган?

8 нче сорау: “Шалкан” әкиятен кайсы халык иҗат иткән? (Рус халык әкияте)

 

У вас нет прав для создания комментариев.